Маффин өчен ингредиентлар: 3 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 100 грамм ак май, 210 грамм он, 70 грамм сөт, 10 грамм көпшәкләндергеч.
Майны 2 сәгать бүлмә температурасында тотарга. Майга шикәр салырга һәм миксер белән әйләндерергә. 1 йомырка салырга, кабат миксер белән әйләндерергә. Калган йомыркаларны салгач та миксер белән әйләндерәсе. Аннан он салырга, яртысын гына. Тагын миксер белән әйләндерәсе, аннан калган ингредиентларны салып бетерәсе, яхшылап болгатырга. Силикон формаларга саласы, формаларны яртылаш кына тутырасы.
Алдан 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут пешерергә. Духовка ишеген маффиннар пешеп җиткәнче ачасы түгел.