Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айлинның чын исеме билгеле булды: Оскар Усманов җырчының исемен ялгыш фаш иткән!

news_top_970_100
Айлинның чын исеме билгеле булды: Оскар Усманов җырчының исемен ялгыш фаш иткән!

Үзенә Айлин дигән сәхнә исемен сатып алып, шушы таныклык нигезендә 2029 елга кадәр чыгыш ясарга хокукы булган татар эстрадасы җырчысы үз исемен бик тырышып яшерә иде. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә дә әйтте. 

«Айлин исемен үз иттем. Мине тормыш иптәшем дә, балаларым да (әни дип түгел) Айлин дип йөртә», – диде ул һәм үз исемен әйтүдән баш тартты.

Ләкин без капчыкта ятмый. Иртәме-соңмы, хакыйкать ачыла. Композитор Оскар Усмановның «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендәге фотоальбомында Айлинның чын исемен ачыкладык. Оскар Усманов Гөлнара Рәшитова көенә язылган «Рәхмәт сезгә» җырына сылтама биргән һәм башкаручы җырчының фотосын куйган. Фотода – Айлин, әмма Оскар Усманов «Айгуль Муслимова» дигән җырчыга сылтама бирә. 2016 елда Айлин әле Айгөл Мөслимова буларак чыгыш ясаган.

Бу җырны эзләп карадык – «Иң шәп видеолар» аккаунты Ютубка бу җырны чыннан да Айгөл Мөслимова дип керткән. Видеоны карагач та, җырның авторы чыннан да Айлин икәне күренә.

Айлин үз псевдонимын патентлаштырып, закон нигезендә ныгытып та куйган.

Айлин турында бер сөйли башлаганбыз икән, тагын бер әйберне искәртеп китик. Интервьюсында ул «Гаиләмне беркайда да күрсәткәнем юк. Минем өчен гаиләм – кечкенә ил. Анда мин – әни. Гаиләм – ял, ләззәт бирә алган терәгем, илһамландыра торган җир ул. Аны барысына да күрсәтсәң, ул минеке булудан туктый, энергия таралачак. Шуңа күрә яшерәм. Гаиләмне нык яратам. Беркемгә дә күрсәтәсем килми», – дигән иде. Чынлыкта – клипта да, Инстаграмда да гаиләсен күрсәтә.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 май 2022
    Исемсез
    бигерэк сексуаль жырчы , Татарстанда сексуаль жырчылар юк иде эле монынчы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100