Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Җиһангирова: «Әтиемнең үлүендә гаепле булучының күзебезгә дә күренгәне юк»

Айгөл-Эльмир Җиһангировлар (Интернетта җырларын Зиянгировлар дип эзлисе) - парлы дуэтларның берсе. Аларның җырлары радио ешлыкларыннан, зәңгәр экраннардан ишетелгәли. Айгөл – Теләчедән, Эльмир – Башкортстанның Балтач районы Тучыбай авылыннан. «Интертат»ка интервьюсында Айгөл язмышындагы иң ачы ярасы һәм иҗат турындагы фикерләрен сөйләде.

news_top_970_100
Айгөл Җиһангирова: «Әтиемнең үлүендә гаепле булучының күзебезгә дә күренгәне юк»
Рамил Гали

«Тормышыбызны «малосемейкадан» башладык»

Бу арада концертларда бик күренмисез кебек?

Әйе, күренмибез, чөнки үзебезнең беренче концертларыбыз белән Башкортстан ягында йөреп карадык. Ул якларда безне белүче тамашачыбыз күбрәк, дигән фикергә килгән идек, шуңа күрә үзебезне ул регионда сынап карарга булдык. Оештыру, әзерләнү процесслары көч, вакыт таләп итә. Бу – бер. Икенчедән, тамашачы килсен өчен, билетлар сатылсын өчен, исемле һәм танылган җырчы булу кирәк. Ә популяр булу өчен, барлык телеканалларда, радиоларда өзлексез ротациядә булып тору мөһим. Кайчак ни сүзе, ни көе булмаган җырга тап буласың, тик 1-2 атнадан соң шушы җыр популяр була, күбебезнең хәтерендә чорналып кала. Ә ротациягә үз чиратында финанслар кирәк. Бу – теге без бәләкәй чакта популяр булган «матрешка» уенчыгы кебек катлы-катлы. Үзебез булдыра алганча, тырышып, үз юлыбыз белән барабыз инде. Ичмасам, берәр таныш зур җитәкче абзыебыз да юк…

«Без Ходай кулында» җырыгыз да ишетелгәләде. Премия сәхнәсеннән дә яңгырады. 

Бу җырны халык тиз арада кабул итте. Ул кулыбызга пандемия чорында эләкте. Көй авторы, якташым Илнат Фәрхуллин җырның демо-вариантын җибәрү белән үк, якын итеп алдык аны. Темасы да мәгънәле – бу да мөһим.

Сез иҗат белән генә шөгыльләнәсезме? Тагын кайсы өлкә сезнең гаиләгезгә керем кертә?

13 елга якын без төрле мәҗлесләр алып барабыз. Ирем Эльмир белән парлап эшлибез. Минемчә, теләсә кайсы җырчы яхшы алып баручы була алмый. Ул яктан эшебезне югары бәялиләр, шөкер. Алай кунаклардан, бәйрәмнең төп сәбәпчеләреннән тискәре фикер ишеткәнебез юк. Эльмир сату өлкәсендә дә эшли әлегә. Челтәрле бизнестан да керемебез бар, яшермим. 

Беренче мәҗлесегезне хәтерлисезме?

25 кешелек юбилей иде ул. 5 меңгә эшләгән идек. Юбиляр бик каты исергән иде, шуны хәтерлим. Аңа теләкләр яудыралар, ә ул яткан...

Хәзер бу бәя бермә-бер арткандыр? Бер «ноль» өстәлгәндер...

Әйе, хәзер бәябез якынча 50 мең. Ул мәҗлеснең кайда үтүеннән, ничә кеше булуыннан тора. 

Аңлавымча, сез иҗат юлыгызны соңрак башладыгыз. Тамашачы алдында танылу юлын ник алданрак башламадыгыз?

Эльмир белән өйләнешкәч, тормышыбызны «малосемейкадан» башладык. Аннан соң улыбыз туды. Иҗат итү турында икебез дә хыяллана идек, әлбәттә, тик ул вакытта башка мәшәкатьләр белән шөгыльләнә идек. Эльмир Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевтан вокал дәресләре ала иде, концертларда чыгыш ясый иде. Төрле бәйгеләрдә дә катнашып, яхшы гына урыннар ала иде. Озын халык көйләрен, арияләрне Эльмир су урынына гына эчә. Хәтта машинада барганда да Лучано Паваротти тыңлап йөрибез без. Итальянча белмәсәк тә, җырның сүзләрен ятлап бетердек. 

Бу – ничәнче еллар?

2008 еллар бу. Соңрак Эльмирда туган ягы – Башкортстан якларына кайтып яшәү теләге уянды. Нефтекама шәһәрендә икенче тапкыр әти-әни булдык, аннан 5 елдан соң кече кызыбыз туды. Барлыгы ул якларда 8 ел яшәдек. Шул елларда Әнвәр Нургалиев белән танышу безгә иҗат итүдә этәргеч булды. Без татар дискотекасын алып бара идек, Әнвәр абый төп кунак итеп чакырылган иде. Тәнәфестә чәй эчкән арада аның безгә әйткән сүзләре истә калган. «Тавышыгыз матур, үзегезгә карап туймаслык. Җырларыгызны яздырып карагыз. Берәр нәрсә килеп чыкмасмы?!» – дигән иде. Шушы сүзләр канат куйды безгә. Моның өчен без Әнвәр абыйга рәхмәтле. Кеше сүзе сине җиде кат күкләргә күтәрергә мөмкин, шул ук сүз бәреп тә төшерергә мөмкин, диләр бит. 

Теләдем дә – булды, түгел шул әле ул.

Әйе, дөрес әйтәсең. Җырларны яздырырга, клиплар төшерергә дип, Казанга йөри башладык. Эшләгәч, сыйфатлы булсын, дидек. Уфадагы концертларга, чараларга чакырулар килә башлады. Анда хәйран танылдык. Менә әле 4 ел элек кенә кабат Казанга күченеп кайттык. Урау юллар, еллар аша Казан кире безне үзенә тартып кайтарды. Аллаһ безгә төрле ишекләрне ачып тора, безне рухи яктан үстерә торган кешеләр белән очраштыра, шөкер.

Эльмир «күчәбез» дигәч, тиз арада ризалаштыңмы?

Кечкенә чакта әнигә: «Кияүгә чыкмыйм, сезнең белән генә яшәрмен», – дия идем. Аннан соң шушы сүзем: «Авыл егетенә кияүгә чыгачакмын», – диюгә үзгәрде. Ахырда: «Менә Казанда яшәрмен, сездән барыбер артык ерак китмим», – дидем. Ә монда «Башкортстанга күчәбез» ди Эльмир! Күчүгә тиз ризалашмадым. Әле ул кире кайту турында ишетергә дә теләми иде. Шулай да ирең кайда – син шунда, дигән кебек, аннан аерылып та кала алмый идем. Нефтекамада да тормышыбыз җайланды, тора-бара. Гомер буе яшәрбез дип, 4 бүлмәле фатир алган идек әле. Ә язмыш менә ничек итте. 

«Эльмир белән танышканда, йөргән егетем бар иде»

Ирең белән ничек танышкан идегез соң?

Безне КФУның (ул вакыттагы КДУның) тулай торагы таныштырды. Мин беренче курска кергәндә, ул өченче курс студенты иде инде. Туганнан туган апам белән Эльмир бер катта яшиләр иде. Апамның хәлен белергә дип менгәндә, аның белән таныштык. Кинодагы кебек булды!.. Аны бер тапкыр да күргәнем юк, кем икәнен дә белмим, тик тормышта парыңны очрату шулайрак була микән, дип уйлап куйган идем. Гәрчә ул вакытта очрашып йөргән егетем бар иде. Үткәндә-киткәндә күрешсәк, аралаша идек. Аннан соң йөри башладык. Күңелле онытылмаслык хатирәләр: университетка җәяү йөрүләр, сессияне ябулар, бер бүлмәдә чәй эчү... Ул самими чакларны сагынып искә алам мин хәзер. 5 елдан соң өйләнештек. 

Эльмир чәчәкләр бүләк итә идеме?

Үзем биздердем. Аның гади авыл баласы икәнен белә идем бит инде. Әнисе – укытучы, әтисе – механизатор. Ул Казанда укый, барыбер акча җибәреп торырга кирәк. Бер көнне бу чәчәк тотып кергән. «Шушы чәчәкне алып кергәнче, колбаса белән ипи алып керсәң, утырып чәй эчә идек», – дидем. Шуннан соң чәчәк бик булмады. «Монысы – чәчәк өчен», – дип, шоколадлар, туңдырма алып бирә иде. Ә хәзер чәчәк бәйләме алырга мөмкинлеге дә бар, ә чәчәк барыбер бик юк. 

Туегыз ничек үтте?

Туйны без туганнар өчен генә оештырдык, менә чын. Алай янып йөрмәдек. Акча мәсьәләсе дә бар иде: без икебез дә – гап-гади авыл балалары. Әти-әниләр хисабына гына туй үткәрү дә дөрес булмас иде, аларны бурычка батырасы килмәде. Без 31 декабрьдә өйләнештек! Мәҗлес Эльмирның туган авылында үтте. Туганнар авылга Яңа елны каршы алырга да, безнең туй хөрмәтенә дә кайтты. Әллә туй булды ул, әллә Яңа елны каршылау – аңламыйча калдык. Алып баручы Эльмирның бертуган сеңлесе Илсөяр булды. Әле хәтерлим: 12дән соң туй күлмәгеннән клубка менеп, җырлап төшкән идек. Әле бер туганнарны җыеп, матур туй күлмәге киеп, гаилә бәйрәмен заманча итеп үткәрәсем килә. Хәзер ни генә кыланмыйлар бит!..

«Юл фаҗигасендә әти гаепле түгел иде»

Музыкаль тапшыру да алып бара башладыгыз. Камера каршында эшләү ничегрәк сиңа?

Бу – безнең өчен башка амплуа булды инде. Шулай да, минемчә, клип төшерү катлаулырак һәм җаваплырак. «Без Ходай кулында» клибында бер артистлар гына, ә менә «Нишләттең син мине?» җырында билгеле бер образларда уйныйбыз. Табигый килеп чыкмый иде. Унышар тапкыр бер кадрны төшерергә туры килә иде. Еларга кушты берсендә режиссер. Тормышта елау буенча оста булсам да, кинәт кенә елый башлау бик авыр булды миңа. Үз концертларыбызны без үзебез алып барабыз. Сценарий буенча ир белән хатын мөнәсәбәтләрен күрсәтәбез. Нидер җитеп бетмәгән кебек булгач, Раушан Шәрифкә бардык. Ул хәзер мәдәният һәм сәнгать институтында укыта, доцент. Раушан абый безгә табигыйлекне саклап калу кирәк икәнен аңлатты. Өйдә ничек – сәхнәдә дә шулай. Чорнала инде ул, тәҗрибә кирәк.

Концертлар белән хәзер дә йөрисезме?

Йөреп карадык, тик танылуның җитеп бетмәвен аңладык. Башкортстанда белсәләр дә, Татарстан халкы әле Зиянгировлар гаиләсен белеп бетерми. Төрле районнардан язалар, шулай да әле вакыт кирәктер.

Кайчанга планлаштырасыз гастрольләр турын?

Их, бездән торса, бүген үк әзер без. Репертуарыбыз да тупланган, программа да төзелгән. Менә шул популярлыкны арттырырга кирәк. Аннан соң гаиләбез дә бар бит, өч балам өч яшьтә, өчесе өч җиргә йөри. Эльмирның әти-әниләре ераграк, минем әни Теләче районында. Балаларны үзләрен генә калдырып, концертлар куярга чыгып китеп булмый бит инде. 

Әни генә?..

Әти 6 ел элек ноябрь аенда вафат булды. Без гаиләдә 4 бала, мин – иң өлкәне. Ике энем һәм сеңлем бар. Сеңлем Казанда медицина көллиятендә укый, бездә тора әле, безгә балалар карашуда бик ярдәм итә.

Нидән китеп барды?

Әтинең йөрәге авырта иде. Өстәвенә, юл фаҗигасенә эләкте. Аннан соң шул 4-5 көн комада ятты да үлеп китте. Китәр алдыннан бер көн кала гына үз аңына килде. Әле дә күз алдымда... Ул вакытта мин инде мәҗлесләр алып бара идем. Әзерләнгәндә, туганнан туган апам шалтыратты да әтинең юл фаҗигасенә эләгүен әйтте. «Әтиең үлеп китәргә мөмкин, ике дә уйлама, җыен да кайт», – диде дә телефонны куйды. Ә мине бит кунаклар көтә… Уч иткән кебек, киләсе 3 көндә дә бәйрәмнәр бар иде. Шулай итеп, кайтып китмәдем. Шушы 3 көн дәвамында инә өстендә кебек булдым. 

Айгөл әтисе Фәрит белән

Айгөл әтисе Фәрит белән

Авариядә кем гаепле иде?

Гаделсезлекне кабул итә алмыйм мин!.. Әти гаепле түгел иде. Урта яшьләрдәге бер ир-ат әтинең машинасына килеп керә. Протоколлар буенча да әтинең бер гаебе юк.

Ул ир-ат үз җәзасын алдымы соң? Штраф түләдеме, бәлки, аны машина йөртү таныклыгыннан азат иткәннәрдер?

Юк шул, юк! Менә шушы хәл инде ничә еллар миңа тынгы бирми. Гаделсезлек… Әти үлгәч, аны ярдылар. Табиб язган кәгазьдә авария турында бер сүз дә юк иде, Алинә. «Йөрәге туктаган» һәм бетте. Шушы юл фаҗигасеннән соң хастаханәгә эләккәне, комадан чыкмавы турында бер сүз юк. Күрәсең, без кайгыга сабышып йөргән вакытта, башка як барысын да хәл итеп, «майлап-җайлап» куйган булган. 

Гаепле булучы гафу үтендеме соң? Әле кеше булып та калырга кирәк бит.

Күзгә дә күренгәне булмады. Судка биреп тә карадык. Кече сеңлемнең мәктәптә укып йөргән чаклары. Ә гаилә хуҗасыз калды. Бәлки, берәр социаль ярдәм булмасмы, дидек. Карга күзен карга чукымый, диделәр дә бик «казымаска» киңәш иттеләр. 

Ул кеше аны уйламыйдыр да әле...

Мин аның кем икәнен дә ачыкладым, беләсеңме. Аның кем икәнен белү бер дә авыр булмады. Күрше авыл егете генә бит ул. Менә шушы авылга концерт белән килеп, аның күзенә карап, бер җырлар идем мин. Кешегә карата үпкә сакламаска кушалар, аңлыйм, тик ул төер һич тә китми күңелдән.

Әтиең шулай да сине көттеме соң? Кайтып җитештеңме?

Әлбәттә, көтте! Мине күрсә, терелеп китәр әле, дидем. Мин кайткач, авырса да, терелеп китә иде ул. Палатага кердем, күзе йомык. Кулын тоттым, ул минекен нык итеп тотты. Кулы нык иде әтинең, нинди авыр эш булса, барысын да башкарып чыга иде. Тракторист иде ул. Кайттым, әти, дигәч, елап җибәрде… Ә үзе ләм-мим.

Соңыннан кече энекәшем дә кайтты. Без аның белән икәү хастаханәгә киттек, карасак – әти терелгән. Бернәрсә булмаган кебек! Ул безне таныды, әнине сорый башлады. Ә ул өйдә балаларымны карап калган иде. Шулчак, әнине сөендерәм дип, өйгә ашкындым. Китәр алдыннан әтигә: «Иртәгә килербез», – дидем. Кайткач, шурпа пешерербез дип, итләр әзерләдек, кибеттән эчке киемнәр алырга планлаштырдык. Әмма... Без икенче көнне хастаханәгә килүен килдек тә, әти генә безне ташлап киткән иде инде...

Язмыш...

Ул төнне өчләр тирәсендә әни уянып китте. Әллә йоклап калдык микән, дип тә уйладык. Әле иртәрәк икән, дип, тагын бераз ятып алырга булдык. Ятуыбыз булды, 15 минут та үтмәде, хастаханәдән шалтыраттылар. Китеп барган… Безне уятып, саубуллашып китүе булгандыр, күрәсең. Үлем вакыты безнең уяну вакыты белән туры килә иде. 

Сулдан уңга: Айгөлнең энесе Флорид, җырчы үзе, әнисе Фәридә, сеңлесе Фирүзә, энесе Фирзәр

Ничә ел бергә гомер иттеләр? Бәхетле яшәгәннәрдер.

Әни – сабыр хатын, минем өчен үрнәк. Әтинең төрле чаклары булды. Бераз «салса», холыксызлана да иде. Нинди генә каршылыклар булмасын, әтине әни беркайчан да калдырып чыгып китмәде. Хәзер генә ул бармак та күрсәтергә ярамый, аерылышалар да куялар. Минем дә аңа аерым яшәргә тәкъдим иткәнем булды, әнигә шулай дип никадәр авырлык китергәнемне хәзер генә аңлыйм. Аннан соң, яшь барган саен, әти үзгәрде ул. Энем белән сеңлем андый әтине күрмәделәр дә. Ачу сакламыйм, алай дип уйлый күрмә. Әти, эчмәсә, алтын кеше иде, авыл белән хөрмәт иттеләр аны. Хәзер рәхәтләнеп яшәр идек, ул гына юк, гомере кыска булды.

«Ә ялгыз булганда тулаем бәхетле тормышта яшәп була микән?!»

 «Хәзер бармак белән дә күрсәтергә ярамый, аерылырга торалар», – дидең. Кыйммәтләр үзгәрде микән?

Шулайдыр, күрәсең. Таныш фотографлар, видеооператорлар: «Хәтта әзер фото белән видеоларны да алмаучылар бар», – диләр кайчак. Ә үзләре туйлар гөрләтәләр... 

Яши башлагач, бер-берсенә туры килмәүләрен аңлыйлар микән? Бәлки, алдан «яшәп карарга» кирәктер?

Идеаль ир эзлим дип, бер 10 егет белән яшәп караган кызны «бер исем» белән генә атарга буладыр ул. Безне алай тәрбияләмәделәр. Кайсы яктан карасаң да, ирең синең өчен бердәнбер булырга тиеш. Өйләнешкәнче, гаиләләр белән танышуга каршы түгел мин. Төрле мохиттә аралашып карарга кирәк. Ясанып, матур күлмәк киеп, кафеда гына очрашкан парның бер-берсен белеп бетерүе бик икеле. Тормышта барысы да гел тыныч кына бармый бит. Синең ни дәрәҗәдә ышанычлы хатын яки ир икәнең бары тик авыр хәлләрдә генә сынала. Матур вакытта рәхәт инде ул. Мәсәлән, ниндидер җаваплы вакытта ташлап китәсең икән, ни була инде бу?! Акча күп вакытта, төрле проблемалар булмаганда, кем дә йөри.  Аллаһ сыный: шушы авыр хәлне, җитәкләшеп, бергә үтсәгез, киләчәктә бик тә бәхетле булырга мөмкинсез. Әгәр үтмәсәгез, икегез ике ярда каласыз инде. Ә ялгыз булганда, тулаем бәхетле тормышта яшәп була микән?!

 

Айгөл белән Эльмирның балалары: Амир, Амилә һәм Анур

Татар телен бик яхшы беләсең. Күп укыйсыңмы?

Мин – белемем буенча укытучы. КФУның Татар әдәбияты, филологиясе һәм тарихы факультетында укыдым. Укырга кергәндә, ихластан «я укытучы, я журналист булам» дип кердем. Әмма, өченче курста укыганда, никтер, минем өчен бу өлкәнең кызыгы бетә башлады. Практикага йөри башлагач, күңелемдә бөтенесе асты-өскә килде. Мин теләгән профессия түгел бит бу, дидем. Хәтта әниләргә: «Читтән торып укып, берәр җирдә эшли торыйм», – дигән идем. Үземне табасы килә башлады. Өйдәгеләр «укып бетер» дигәч, университетта калдым. Шулай да кибеткә эшкә урнаштым. Әниләрдән дә акча алмам, дидем. Беркайчан да бернәрсә дә әзергә-бәзер булмады. Тормышымдагы һәр ишекне үзем тырышып ачтым. Аена 3 мең ала идем. Аннан соң, өстәмә булсын дип, кибеттә идәннәрне дә юа башладым.

Эльмирның берничә «китегрәк» ягын әйт әле.

Идеаль кеше юк, Эльмир бераз кырысрак. Хатын-кызны гел мактап торсаң, ул бозылып китәргә мөмкин, дип уйлый ул, мәсәлән. Ә хатын-кызга игътибар бик тә кирәк! Аннан соң ул оялчанрак, димме соң. Мин аңа: «Без бар ишекләребезне үзебез ачарга тиеш», – дим. Катырак та әйтеп ташлый кайчак. Аннан соң безнең мөнәсәбәтләрне балалар да күрә. Арабызда җылылык, мәхәббәт бар икәнен сизсеннәр иде алар. Бүген безнең үрнәкне күреп, киләчәктә алар да бәхетле гаилә корырлар иде, дим. Бала ни күрә – шуны кабатлый, шуны кагыйдә итеп ала бит.

Аңлавымча, өч балаңның яшь аралары биш ел. Кечесенә дүрт тула...

Тагын бәләкәч алып кайтырга уйлыйсыңмы, дисеңме?! Өч баланы үстерү җиңел булмады булуын, тик, әгәр Эльмир әйтсә, табам, Аллаһ боерса. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100