news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Закирҗановадан яңа җыр: «Кил син, димим» дигән исеме үк кычкырып тора...»

news_top
Айгөл Закирҗановадан яңа җыр: «Кил син, димим» дигән исеме үк кычкырып тора...»
Фото: Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Җырчы Айгөл Закирҗанова «Кил син, димим» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Ул «Интертат»ка җырның язылу тарихын да сөйләде.

«Әлеге җырның язылу тарихы бик кызыклы булып чыкты. Минем икенче иремнән аерылган вакыт. Шуңа да карамастан, күңелем елап тормады, моңсуланып утырмадым. Нәкъ шул көннәрдә Илшат Гыйниятуллин миңа шушы җыр текстын юллады.

«Кил син, димим» дигән исеме үк кычкырып тора бит инде, җыр моңсурак булырга тиеш. Әмма Рифат Зарипов, мәсәлән, моңсу җырларны да күңелле итеп башкара белә. Бу юлы мин дә шундый формадагы җыр язып карарга булдым. Сагышлы да, шул ук вакытта күңелдә авыр хисләр калдырмый торган.

Мин җырларымны яздыргач, һәрвакытта да авторлары белән киңәшләшәм. Бу юлы да, көен язгач, Илшатка җибәрдем. «Шәп җыр булган, Айгөл, хит була бу», – диде. Чыннан да ритмлы, истә кала торган җыр килеп чыкты.

«Хит булырмы, юкмы – белмим, Илшат, әмма күңелемнең шундый чагына туры китереп җибәрдең бит шигыреңне», – дидем. Күңел халәтемне чагылдырды ул. Илшат белән күптән хезмәттәшлек итәбез. Гадәттә, ул алдан язып куймый, шигырьләрне сорау буенча гына иҗат итә торган иде. Ә бу юлы ул алдан язганнын җибәрде.

Җыр барлык музыкаль мәйданнарда дөнья күрде. Тамашачыларыма да ошар дип ышанам», – диде Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар