Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Закирҗанова куанычы белән уртаклашты: «Бик бәхетлемен»

news_top_970_100
Айгөл Закирҗанова куанычы белән уртаклашты: «Бик бәхетлемен»
Фото: Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Айгөл Закирҗанова Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесендә катнашып, 3 дәрәҗә лауреат исеме алып кайткан. Җырчы бу хакта «Интертат»ка үзе хәбәр итте.

«Бишенче тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә мин беренче тапкыр катнаштым. Сайлап алу туры онлайн узды. Жюри видеоларыбызны бәяләгәннән соң, конкурсның икенче турына уздым. Аны да уңышлы гына үтеп, гала-концертта чыгыш ясадым, 3 дәрәҗә лауреат исемен яуладым.

Исән булса, быел Хәния апаның 65 яшьлек юбилее булыр иде. Чара мәшһүр җырчыбызның һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланып китте. Бәйгенең ачылышы да бик матур булды.

Бәйгедә мин Хәния апа репертуарыннан «Көт әле, дисең» җырын башкардым,

Әлеге бәйгедә катнашуым һәм лауреат исемен алуым белән бик бәхетлемен», – дип сөйләде Айгөл.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100