Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Зәйнуллина: «Сабыйларымны кайтару өчен җәһәннәм газаплары күрергә туры килде»

news_top_970_100
Айгөл Зәйнуллина: «Сабыйларымны кайтару өчен җәһәннәм газаплары күрергә туры килде»
"Татар-информ" архивы

«Болгар кызлары» төркеменең продюсеры һәм солисты Айгөл Зәйнуллина һәм аның элекке ире Тимур Шәрифуллин арасында туган низаг моннан өч ел элек бөтен Татарстанда шау-шу кузгатты. Ул чагында Айгөл үзе, бар дөньядан ярдәм сорап, чаң сукты. Чөнки әти кеше ике баласын урлап, аларны Казахстанга алып чыгып киткән иде.

Бик күп сынаулар, газаплар аша, күпләрнең ярдәме белән Айгөл балаларын кире кайтаруга ирешкән. Ләкин балалар хокукыннан мәхрүм булган әти кеше аларны даими эзәрлекләп торган, килеп йөргән. Айгөлне кыйнап китүе турында да язган идек. Җырчы тормышындагы әлеге газапларның башлануына өч ел гомер узган. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзәкләргә тия торган мәгънәле видео белән искә алган, кичергәннәре белән уртаклашкан һәм ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт сүзләре язган.

«9 июнь минем хәтеремдә гомергә иң куркыныч көн булып истә калачак...

Моннан өч ел элек бу көнне элекке ирем, минем балаларымны урлап, башка илгә алып чыгып китте.

Сабыйларымны кире кайтару өчен миңа җәһәннәм газаплары күрергә туры килде! Инстанцияләр буенча йөрүләр, очсыз-кырыйсыз суд утырышлары, өметсезлек, дөрессезлек, сызлану, газап, ялган һәм башкалар...

Өч ел... Ләкин бернәрсә дә узмаган кебек. Ул вакыйгалар минем һәм балаларымның күңелендә әле дә тирән яра булып саклана. Кызганыч, балалар өчен бу психологик җәрәһәт тә.

Иң мөһиме - хәзер балалар минем белән! Балаларым – минем канатларым, яшәү чыганагым, бөтен барлыгым! Ходай миңа ике улымны бүләк иткәне өчен мин бик бәхетле.

Әлеге куркыныч хәлләргә өч ел гомер узса да, ул вакытты миңа ярдәм кулы сузучыларны бер генә көнгә дә онытканым юк. Сүз белән, шалтыратып, смс-хәбәр язып, бу хәлләрдә катнашып хәлемә керүче, булышучы һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм!

Минем хәлгә битараф калмаганы, балаларымны кире кайтарырга булышканы өчен президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка олы рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук республикабызның вице-премьеры Ләйлә Ринат кызы Фазлыевага аерым рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең үрнәгегездә хәзер инде мин көчле хатын-кыз нинди булырга тиешлеген беләм.

Рәхмәт Венерага! Нәкъ менә ул миңа иң беренчеләрдән булып әлеге ситуциядә кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нишләргә икәнен аңлатты.

Руслан Дамир улы Сәхәбетдиновка балаларымны кайтаруда зур көч куйганы өчен зур рәхмәт.

Миңа ярдәм кулы сузганнары, хәсрәтемә ваемсыз калмаганнары өчен хөрмәтле хезмәттәшләремә-артистларга, музыкантларга да аерым рәхмәтлемен.

Айгөл Мрзаянова, яңа тормышыма ишекләр ачканың өчен сиңа да чиксез зур рәхмәт.

Якыннарым, туганнарым, дус-ишләрем, зур рәхмәт! Минем белән бергә хәсрәтемне күтәрергә сезгә дә җиңел генә булмагандыр. Ул чагында минем өчен борчылучы, ярдәм итәргә тырышучы һәммә-һәммә кешегә бүген чиксез рәхмәтләремне юллыйм. Мин сезне һәр көнне исемдә тотам, һәрберегезне бәялим һәм һәрберегезгә рәхмәт укыйм», – дип чын күңеленнән чыккан хисләрен ирештергән Айгөл.

«Үткәннәрдә калсын! Киләчәктә баларыңның кадер-хөрмәтен күреп яшәргә язсын!», «Айгөл, син искиткеч матур, мөлаем, көчле хатын-кыз!» – дип язганнар аңа виртуаль дуслары.

Без дә җырчыгы һәм аның ике улына бәхетле киләчәк, тыныч тормыш телибез.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100