Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Зәйнуллина «Болгар кызлары»ның таркалуы турында: «Мин кызларны 4 ел кичерә алмадым»

news_top_970_100
Айгөл Зәйнуллина «Болгар кызлары»ның таркалуы турында: «Мин кызларны 4 ел кичерә алмадым»
Расих Фәсхетдинов

Җырчы, «Болгар кызлары» триосы солисты Айгөл Зәйнуллина иҗади төркемнең таркалуы һәм үзенең моны ни дәрәҗәдә авыр кичерүе хакында социаль челтәрләрдә сөйләгән. Төркемнең архив фотолары белән дә уртаклашкан.

«Бу фотодагы «Болгар кызлары»на 31 яшь.

Фотода Гүзәл Сафина, мин - Айгөл Зәйнуллина (Мифтахетдинова) һәм Альбина Әбүбәкирова (Мусина). 1991 ел.

«Болгар кызлары» триосында мин 21 ел эшлим. 2001 елны июнендә әлеге трио составында беренче тапкыр гастрольләргә чыккан идем. Язмышыма әлеге кызыклы иҗади эшчәнлегем өчен чиксез рәхмәтлемен.

Ә  түбәндәге составта без 2012 елдан алып 2017 елга кадәр эшләдек. Утны да, суны да бергәләп кичтек. Кинәт күтәрелгән чорлар да, егылып төшкән вакытлар да, шатлыклар да, үксеп елаган мизгелләр дә күп булды. Без бөтен дөнья буйлап гастрольләрдә йөрдек. Шушы состав белән халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар яуладык. Бик популяр җырлар язылды, клиплар төшерелде. 2016 елда Филармония сәхнәсендә үзебезнең беренче сольный концертыбызны күрсәттек.

Тик, кызганыч, төркемебезнең нәкъ чәчәк аткан чорында кызлар китәргә карар кылды. Бу минем өчен аркама пычак кадаган кебек булды, мине бик тетрәндерде. Дүрт ел дәвамында мин аларны гафу итә һәм җибәрә алмадым. Мин аларның әлеге адымын беркайчан да аңлый алмам, ахры.

Ләкин тормыш дәвам итә. Элекке үпкә хисләре белән яшәргә ярамый. Мин аларны җибәрдем. Кызларга ул еллар өчен бик рәхмәтлемен, бары тик яхшы мизгелләрне генә истә тотасым килә», – дип язган Айгөл. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100