Айгөл Зәйнуллина «Болгар кызлары» төркеме солисты үлеме турында:«Җинаятьче иреккә чыккан»
«Болгар кызлары» төркемен җитәкчесе, җырчы Айгөл Зәйнуллина моннан берничә ел элек төркемнең солисты Диләрә Мөбәрәкшинаның үлеме турында искә алып язган.
– Диләрә Мөбәрәкшина (16.12.88 – 3.04.2005) – 2003-2005 елларда «Болгар кызлары» төркеме солисты иде. 2005 елның 3 апрелендә аны өенә кайтып барганда төнлә бер җинаятьче үтерде. Син һәрчак безнең йөрәкләрдә, без сине беркайчан да онытмабыз, – дигән Айгөл Зәйнуллина.
Айгөлгә тамашачылар да кушылган: «Якты истәлек», «Урыны җәннәттә булсын», «Дилярочкабызны сагынабыз», – дигәннәр. Бер кеше Айгөлдән: «Үтерүчене таптылармы?» – дип сораган. Айгөл: «Ул инде иреккә чыкты!» – дип җавап биргән.