Теле-радиотапшырулар алып баручы Айгөл Хәйруллинаның бик тә куанычлы көннәре. Аның улы Булат сөйгәне белән никах укыткан.
«Гаиләбез тормышында көтеп алынган вакыйга. Бәхетле булыгыз, балалар. Мәхәббәт, тигезлек, саулык, сәламәтлек, татулык белән яшәргә язсын. Хәзер без яңа статуста.
Мәҗлесебез югары дәрәҗәдә узды, Аллаһка шөкер», – дип уртаклашты сөенече белән Айгөл социаль челтәрләрдә.
Никах мәҗлесен аның коллегасы Марсель Әхмәдуллин алып барган. Ул да күркәм бәйрәмнән фото-видеокадрлар күрсәтеп: «Айгөл Хәйруллинаны матур вакыйга – улын өйләндерүе белән тәбрик итәбез. Әйе, бу зур сәхнәләрдә чыгышлар ясаучы, тамашачы күңелен яулаган шул «кечкенә» Булат. Булатны хәтерлисезме?» – дип яза.