news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Хәйруллина ялдан кайтуы турында: «Ике сәгать шәһәр өстендә очып йөрдек»

news_top
Айгөл Хәйруллина ялдан кайтуы турында: «Ике сәгать шәһәр өстендә очып йөрдек»
Фото: Айгөл Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Теле- һәм радиотапшырулар алып баручы Айгөл Хәйруллина маҗаралы сәяхәте турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

Диңгездә матур ялдан соң, самолетка утырып, кайту юнәлешендә очканнар, әмма билгеләнгән вакытта самолет Казанда төшеп утыра алмаган.

«Шәһәр өстендә 2 сәгать очып йөрдек. Аннары Шереметьевога төштек. Берничә сәгатьтән соң (төгәл әйтә алмыйм, чөнки бу вазгыятьне онытып, йокладым) без кабат Казанга очтык. Ә анда экипаж алмашкан икән, арыганнардыр инде. Ә Казан башка экипаж белән кайтканны аңламады. Аллаһка шөкер, анысы да хәл ителде. Ниһаять, исән-имин кайтып җиттек», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар