Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Шәйхетдинова Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән чакларын күрсәтте – видео

news_top_970_100
Айгөл Шәйхетдинова Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләгән чакларын күрсәтте – видео
социаль челтәрләр

Җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар бер сезон Салават Фәтхетдиновның төркемендә эшләп алганнар. Салават Фәтхетдиновның туган көнендә Айгөл шул вакытларның архив видеосы белән уртаклашкан.

«Карагыз әле нинди видео таптым. Салават! 23нче сезон. Казан концертлары. Көн дә концертны шушы «Мәхәббәт булганда» җыры белән тәмамлый идек. Әлфия апа да исән. Кем уйлаган шушы зур сәхнәләрдә шундый легендар җырчылар белән басып торырбыз дип. Хыялланырга да өлгермәгәнбездер. Шуңа да карамастан, бу видео – бүген инде чын тарих», – дип язган Айгөл. Җырчы әлеге җырның көй һәм аранжировка авторы тормыш иптәше Ришат булуын да искәрткән. Виртуаль дусларының күбесе бу турыда бөтенләй белмәгән икән. 

«Менә сиңа мә! Мондый фактлар турында халыкның белүе кирәк. Легендар җыр бит бу»;

«Җырның авторы Ришат икәнен белгәч, мин бөтенләй шокта калдым. Бу җырны энем белән һәр бәйрәмдә машинада бар көченә ачып тыңлыйбыз. Шундый шәп җыр», – дип аптырашкан алар. 

«Шул концертта мин сезне беренче тапкыр күрдем. Нигә әлегә кадәр ишеткәнем булмады икән, дип уйладым», «Сез – иң матур тавышлы талант ияләре», «Айгөл, нинди истәлекле видео. Бер сәхнәдә күпме талант ияләре», – дип тә язганнар. 

Айгөл Шәйхетдинова Салават белән бергә эшләгән вакытлары, остазының бик таләпчән булуы турында «Интертат»ка интервьюда да сөйләгән иде.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Күңелне кузгата,Әлфия апа бик матур,рәхмәт истәлек өчен Айгөл!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100