Җырчы Айгөл Шәйхетдинова социаль челтәрләрне бик актив алып бара. Ләкин соңгы вакытта аның сторисларында тормыш иптәше – җырчы, музыкант Ришат Шәйхетдинов бик сирәк күренә. Айгөлнең виртуаль дуслары да Ришатны югалтып, аны күрсәтмәвенең сәбәбен сораганнар.
«Әйе шул, булды андый вакыт. Гаиләдә төрле хәлләр була инде, нишләтәсең. Гомумән, узган бер ел би-ик авыр ел булды безнең гаилә мөнәсәбәтләребез өчен. Күрсәтәсе генә килмәде...», – дип җавап биргән җырчы.
- «Ришатны йөргән кызыннан тартып алдым» — җырчы Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар тарихы