Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Шәйхетдинова: «Бу ике сабый бер мизгелдә дөм ятим калды...»

news_top_970_100
Айгөл Шәйхетдинова: «Бу ике сабый бер мизгелдә дөм ятим калды...»
социаль челтәрләр

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова социаль челтәрләрдә авылдашы, дусты Гөлшатның ятим калган сабыйларына ярдәм кирәк булуы турында язган.

«Бу ике сабый минем күз алдында үсте. Бер мизгелдә дөм ятим калдылар, сабыйларым. Әтиләре балалар кечкенә вакытта ук пневмония белән үлеп китте. Инде менә узган ел әниләре Гөлшат та кинәт кенә гүр иясе булды. Ике сабый, бәгырьне телеп, өзгәләнә-өзгәләнә елап, бер дә көтмәгән җирдән мәңгелеккә әниләрен озатты. Авыл үкседе... Айсылуга ул вакытта – 6, Нурисламга 7 яшь иде. 

Гөлшат миннән бер класска алданрак укыды. Шуңа да карамастан, без аралаша идек. Әле дә кайткан-киткән саен күрешергә тырыша идек. Әй, язмыш диген. 

Ятим калган шушы ике алма бөртеген Гөлшатның апасы Гөлназ үз гаиләсенә сыендырды. Әле сабыйлар беренче сыйныфны гына тәмамлыйлар. Фотоларын гына карап торам инде хәзер. Олыгаеп, буйга үсеп киткәннәр. Бик акыллылар, сабырлар. «Гаилә» мәчетенә мәдрәсәгә дә йөриләр икән сабыйларым. Әле тормышның ни икәнен дә аңламыйча ятим калган бу ике җимешне аякка бастырырга ярдәм кирәк, җәмәгать.

Әниләреннән калган кредитлары да бар (хәтсез сумма), аны да түлисе дә түлисе әле. 

Ураза аенда фитыр сәдакасын кемгә бирергә дип аптырап йөргән кешеләр өчен шушы балаларга ярдәм итик әле дип әйтәсем килә. Апалары Гөлназның телефон номерын һәм реквизитларын монда калдырам.

8-987-238-71-67 

2202 2012 0161 4487 (Сбербанк)

Күптән уйлап йөргән ниятем иде, Аллаһы Тәгалә беребезне дә ярдәменнән һәм рәхмәтеннән ташламасын иде», – дип яза җырчы.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100