Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Нәбиуллина: «Тыныч йокла, иң якын дустым...»

news_top_970_100
Айгөл Нәбиуллина: «Тыныч йокла, иң якын дустым...»
социаль челтәрләр

«Тәртип» радиосы алып баручысы Айгөл Нәбиуллина туган якларына кайтып, барлык мәрхүм якыннары һәм туганнарының каберләрен зиярәт кылган. Айгөл иң беренче итеп, бик иртә гүр иясе булган якын дустының каберенә тукталган. 

«Туган якларыма - Теләче районы Олы Мәтәскә авылына кайттым бүген.

Балачак дустым, бик иртә бакыйлыкка күчкән Рәйхананың бүген туган көне. Исән булса, гөрләтеп 47 яшен билгеләп үтәр идек. Бик яшьли китте шул, 22дә. Урыны оҗмах түрләрендә булсын, тыныч йокла иң якын, кадерле дустым минем. Бик чиста күңелле, самими, саф кыз бала иде...

Үзем укыган мәктәпкә кереп, укытучыларны күреп, мәктәп елларымны хәтердән уздырдым. Мәктәпне тәмамлаганга да 30 ел үтеп киткән.

Рәйхананың апасы Равиләләрдә булдым. Очраган авылдашлар белән исәнләштем. Танымыйм шул күбесен, авылдан күченгәнгә дә 30 елдан арткан.

Үзебез яшәгән урамнан уздым, йортыбыз, нигезебез урынында булдым. Туган-үскән нигезең булмагач, бигрәкләр дә үзәккә үтеп йолкый, сагындыра туган авыл.

Аннан әтием Вәлиәхмәт авылы Тәмтегә барып башта зиратка - әтием, дәү әнием, дәү әтием янына кереп чыктым. Аннан туганнарыбыз алма апай, кечкенә абыйларда булдым.

Сәфәремне дәвам итеп, Теләче аша Арча районы Сөрде авылына юл тоттым. Анда бертуган апам Гөлүсә гаиләсе белән гомер итә.

Шулай итеп сәфәрем кичке якта Казаныма, өемә кайтып түгәрәкләнде», – дип язган ул. 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100