Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Нәбиуллина дусты турында: «23 яшендә, 7 айлык авыры белән, авариядә һәлак булды»

news_top_970_100
Айгөл Нәбиуллина дусты турында: «23 яшендә, 7 айлык авыры белән, авариядә һәлак булды»
социаль челтәрләр

Теле- һәм радиотапшырулар алып баручы Айгөл Нәбиуллина вакытсыз арабыздан киткән балачак дусты, Теләче район газетасында журналист булып эшләгән Рәйхана турында социаль челтәрләрдә бик еш яза. Бу көннәрдә якыннары, дуслары, сыйныфташлары җыелышып, Теләче районы Олы Мәтәскә авылында Рәйхананы искә алу кичәсе уздырганнар.

«27 гыйнварда иң якын, аерылгысыз балачак, яшьлек дустым, күршем, сыйныфташым Рәйханә Шәйхиеваның якты истәлегенә кичә үткәрдек.
Рәйханага 8 ай чагында, 5 баласын калдырып, әниләре вафат булган. Әтисе Исмәгыйль абый, апайлары Халисә апа тәрбиясендә үсә алар. Рәйханә — төпчек кыз, Әтисе дә, абый-апалары да, ятимлекне тоймасын дип, күнел җылысын бирергә тырышалар.
Ятим бала моңлы була, диләр бит. Кечкенәдән бик моңлы җырлый, гармунда уйный, шигырь яза дустым.
Инде үскәч, әтиләрен, апайларын җирлиләр...
Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, Теләче район газетасына эшкә кайта, кияүгә чыга ул.
Әмма гомере кыска булды шул...
23 яшендә, 7 айлык авыры (кыз бала) белән юл фаҗигасендә һәлак булды Рәйханабыз...
Тетрәндергеч үлем ачысы, төзәлмәслек күңел җәрәхәте, сагыну, югалту әрнүе һаман күңелләрдә.
Һәм, ниһаять, Рәйханәнең гүр иясе булган көненә туры китереп (29 гыйнвар, гает көне иде) искә алу кичәсе үткәрдек.
Таба алганча, кулъязмаларыннан җыеп, туплап, «Йолдыздай атылган гомер» исемле шигырь җыентыгын чыгардык.
Исән булса Рәйханага 18 июньдә 49 яшь тулар иде. Бик күп шигырь китаплары, проза әсәрләре иҗат итәр иде....

Тыныч йокла, дустым, урының җәннәт түрләрендә булсын. Амин», – дип яза алып баручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100