Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Кыямова әтисе Әлфис Кыямовны искә ала: «20 ел әтисез... Авыр туфрагың җиңел булсын»

news_top_970_100
Айгөл Кыямова әтисе Әлфис Кыямовны искә ала: «20 ел әтисез... Авыр туфрагың җиңел булсын»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова әтисен искә алып язган. Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовның арабыздан китүенә быел 20 ел булган.

– 20 ел әтисез...

8 февраль 2004 ел, бүгенге кебек буран иде. Синең туган ягыңа, авылыңа юл тоттык. 5-6 сәгатьлек юлны бит без 1 тәүлек кайттык… Ә сине күмгән көнне бик салкын булса да, шундый матур кояш чыкты... Бүген мин кабат шул көнгә кайткан кебек булдым… Рәхмәт сиңа, әти, авыр туфрагың җиңел булсын. Мин сине бик яратам, – дип Әлфис Кыямовны искә алып язган Айгөл Кыямова.

«Урыны оҗмахта булсын. Кабатланмас моң, кабатланмас тавыш», – дип язган җырчы Нурзадә.

«Миңа аның белән эшләү бәхете тиде. Әлфис абый – күңелгә үтеп керерлек матур җырларын калдырган зур шәхес. Урыны оҗмах түрләрендә булсын», – дигән Илназ Минвәлиев.

«Нинди матур истәлек калган! Беренче мәртәбә районга кемнеңдер концерты белән килгән иде, сәхнәгә шомырт чәчәге белән чыкты. Тавышына сокланып, моңнарына таң калдым. Бик яраткан артистым иде. Урыны оҗмахта булсын. Үзегезгә ныклы сабырлык, сәламәтлек телим, Айгөл!»; «Үзенчәлекле тавыш, мәңге халык күңелендә сакланыр», – дип язганнар.

Айгөл Кыямова гаилә архивыннан Әлфис Кыямовның концертларда чыгыш ясаган видеоларын да урнаштырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100