«Болгар кызлары»ның элекке солисты, җырчы Айгөл Гардисламова әни булган. 3230 килограмм авырлыкта, 57 сантиметр буйдагы баһадир егет бүген иртән дөньяга аваз салган. Айгөл белән тормыш иптәше Илназ шатлыклары белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Бүген безнең иң бәхетле көнебез», – дигән алар.
Айгөл белән Илназны чын күңелдән әлеге матур вакыйга белән тәбрик итәбез. Мәхәббәт җимешегез сезне сөендереп, иманлы, тәуфыйклы бала булып үссен.