Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Габдуллина икенче тапкыр әни булган

news_top_970_100
Айгөл Габдуллина икенче тапкыр әни булган
социаль челтәрләр

«Нур» театры артисткасы, җырчы, тапшырулар алып баручы Айгөл Габдуллина икенче тапкыр әни булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә дусларына хәбәр итә. 

«Гаиләбездә бәхет артты! Аллаһ бүләге! Көттек сине, балам. Син килдең, Аллаһыма мең шөкер», – дип яза ул. 

Айгөл белән тормыш иптәше  Рөстәмнең Айя исемле 4 яшьлек кызлары бар инде. Айяга иптәш булып, алар гаиләсендә тагын бер кыз дөньяга аваз салган. Баланың авырлыгы 3620 грамм, буе 53 см. 

Айгөл бәби тапканда, ире Рөстәм дә янәшәсендә булган. Әти кеше сабыйны туу белән кулларына алу бәхетенә ирешкән.  

Дуслары Айгөл белән Рөстәмне куанычлы вакыйга белән тәбрик итә. Сабыйны сәламәтлек белән, тигезлектә үстерүләрен тели. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100