Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның якын кешесе вафат

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның якын кешесе вафат
социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева Телеграм-каналында кайгылы хәбәр җиткерә. Аның якын туганы вафат булган.

«Бүген төнлә авыр хәбәр алдык. Әтиемнең абыйсы Наил абыйның тормыш иптәше – Сүрия апабыз 84 яшендә китеп барды. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын», – дип яза җырчы.

Сүрия ханым белән бүген 7нче хастаханәдәге морг янында хушлашканнар.

Сәхифәсен карап баручылар җырчының кайгысын уртаклаша.

«Абау, әле туган көнегездә генә бик матур итеп җырлап йөргән иде бит. Урыны җәннәттә булсын инде»;

«Әле шимбә генә шалтыратышкан идек. Кызганыч, урыны оҗмахта булсын»;

«Әле генә ничек матур итеп юбилейлар уздырдык бик. Бик тә көтмәгәндә булган. Наил абыйга, калганнарга сабырлык»;

«Авыр туфрагы җиңел булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын, хәер-фатихаларын бирсен», – дип язалар.

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100