Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның улы: «Әти белән Әнинең мәхәббәте – мин белгән иң матур мәхәббәт тарихы»

Җырчы Айгөл Бариева гаиләсенә авыр кайгы килгәнгә җиде көн. Ислам динен тотучы татарларга хас гадәт буенча, Айгөл ире Линар рухына Коръән ашы уздырды. Якын итеп, мине дә чакырды.

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның улы: «Әти белән Әнинең мәхәббәте – мин белгән иң матур мәхәббәт тарихы»
Алсу Исмәгыйлева

Айгөлнең чакыруын ихлас рәхмәт белән кабул иттем. Бу дини мәҗлескә журналист буларак түгел, Айгөл белән күптән таныш булган, аның белән рухи якынлык тойган шәхес буларак бардым. Мәҗлестәге рухны, атмосфераны күргәч исә аңладым: журналист буларак та язарга кирәк икән. Чөнки Айгөл белән Линар, хәзер икесе ике дөньяда булуга карамастан, күпме кешегә һаман да үрнәк булып торалар.

«Еласак, әти хупламас иде»

Коръән ашына Айгөл хатын-кызларны: туганнарын, гаилә дусларын, хезмәттәшләрен чакырган. Яп-якты зал сайлаган, зәвык белән табын корган. Мәҗлескә килгән һәркемне кочаклап каршы алды. Кызы Айлинә белән улы Камил кунакларга урыннар тәкъдим иттеләр. Һәркемгә рәхмәтләрен җиткерүләре шулкадәрле ихлас иде, күзгә яшьләр килде. Линарның шулай көтмәгәндә, кисәк китеп бару кайгысы йөрәкләрне киссә дә, гаиләсенең аның рухын шулай кадерләве күңелгә нур иңдерде.

Мәҗлес башланганчы, Айлинә белән Камил янына килеп, әтиләре турында сөйләүләрен сорадым.

Әти белән Әнинең мәхәббәт тарихы – мин белгән мәхәббәт тарихлары арасында иң матуры. Алар бер-берсен бик яраттылар! Безне шундый мәхәббәттә үстергәннәре өчен рәхмәт аларга, – диде Камил. Шул мизгелдә йөзендәге нурны күрсәгез!

Әти китеп баргач, аның күркәм сыйфатларын тагын да ныграк, тулырак күрә башладым. Аның минем Әти булуы, ә без аның балалары булуыбыз белән бик горурланам. Аның күп гамәлләре, сүзләре безгә киләчәктә үрнәк булачак. Хәзер ничек кенә авыр булмасын, без бу сынауны лаеклы итеп күтәрергә тиеш, Әти горурланырлык итеп. Аның лаеклы дәвамчылары булсак иде дип телим, - дип сөйләде Айлинә.

Линар белән Айгөлнең балаларында рухның көчле булуы сизелә. Айлинә «әтием риза булмас иде» дип еламаска тырыша, ә Камилгә тагын да зуррак сынау үтәргә туры килгән: Линарның үлеменнән соң өч көннән аның Мәскәүдә премьера спектакле булды. Айгөл Бариева бу турыда соцчелтәргә язып чыкты, улының премьераны әтисенә багышлаганын әйтте.

– Камил, уйнавы авыр булдымы? – дип сорадым.

Җиңел булмады. Әнинең, Айлинәнең, туганнар, дусларның теләктәшлеге белән уйнап чыктым. Спектакльне әтигә багышлавым көч бирде. Әти минем карарны хуплар иде дип уйлыйм, – диде Камил.

Күңелне бер нәрсә юата: оҗмахта Әти белән күрешербез дип ышанам. Хәзер без Камил белән Әнинең канатлары булып, аны саклап, яклап яшәргә тиеш, – дип өстәде Айлинә.

Линарның әнисенә кайгылы хәбәрне әйтмәгәннәр

Мәҗлескә Айгөл ягыннан да, Линар ягыннан да туганнары күп килгән иде. Линарның әнисенең бертуган апасы Зифа ханым сүзен Айгөлгә рәхмәттән башлады: «Айгөл җаным, Линарның әнисе синнән бик-бик риза! Иреңне шундый рәхәттә яшәттең, бәхетле иттең. Линарның күңеле тыныч булды, моның өчен рәхмәт сиңа, Айгөл матурым. Ирне ир иткән дә хатын, ирне юк иткән дә хатын, диләр. Син Линарга бик әйбәт хатын булдың. Әйе, аның гомере кыска булды, аның каруы ул бик бәхетле гомер кичерде».

Линарның әнисе урын өстендә. Хәле начарланмасын өчен, улының үлемен яшерергә булганнар. «Линар турында көн саен сорый», – диде Зифа ханым.

Линарны хәтерләткән кош тарихы

Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева елый-елый Линарны искә алды. Алар гаиләләре белән дус булганнар, гел аралашып торганнар. «Көн саен аралашкан, якын иткән кешеңнең дөньядан китеп баруын белү шулкадәрле авыр. Миңа ничек авыр булганны, Айгөлгә ничектер», – диде ул, күз яшьләренә буылып.

Аннары Лилия бер хәл турында сөйләде, бу хәлне Линар рухы белән бәйләвен аңлатты: «Линар үлгәч, машина белән «Корстон» яныннан үтәм. Шул вакытта машинама күгәрчен кунды. Төшермәкче булам, төшми! Шуннан машинама утырттым да, өйгә алып кайттым. Аның белән елый-елый сөйләшеп кайттым. Айгөлгә шалтыраттым: «Линарың белән барам...» – дидем. Ул кош бер көннән соң үлде, авыру булгандыр инде мескенкәем».

«Җырлаудан туктасаң, Линар риза булмас иде»

Журналист, блогер Зәмирә Рәҗәпова Линарның Айгөлне чиксез яратуын искә алды. «Айгөл җырлаган вакытта Линар аңа сокланып карый иде. Хатынына шулкадәрле сокланып караган башка кешене белмим дә мин. Хатыны өчен җан атып йөргән кешеләр бик сирәк. 24 ел буе бергә яшәп, шәһәр буйлап җитәкләшеп йөргән кешеләр дә күп түгел», – дип сөйләде ул.

Зәмирә Айгөлнең «Бүтән җырлый алмам инде» дигән сүзенә карата фикерен әйтергә булды. Айгөл бу карары турында социаль челтәрдә хәбәр иткән иде.

«Айгөлнең постын күрү белән башта үзенә шалтыратмакчы идем, аннары «ярар инде», дидем. Айгөл, әгәр син җырламасаң, бу Линарның кәефен төшерү булыр иде. Без бит «Линар монда, ул безнең белән», дибез. Синең җырлаудан туктавыңа ул бер дә риза булмас иде. Син җырла, хезмәт ит! Линар бик сөенәчәк», – диде Зәмирә.

«Айгөлнең нияте чиста икән, бу хәерле гамәл»

Линарның рухына багышланган Коръән ашына Рамил хәзрәт Юныс килгән иде. Мәҗлесне ачканда да, япканда да Коръән укыды. Соңыннан мин аңа күңелне борчып торган соравымны бирдем. Линар үлгәч, Айгөл соцчелтәрләрдә аның турында истәлекләр белән бүлешә башлады. Шунда кайбер кешеләр, бик ямьсез мөгәләмә күрсәтеп, аны хайпта гаепли башлады. Рамил хәзрәттән моңа карата фикерен сорадым.

– Мин мондый очракларда һәрвакыт әйтәм: эш нияттә. Әгәр ул, Линар турында истәлекләре белән бүлешеп, Линарның күңеле шат булуын тели икән, димәк, нияте изге. Бу очракта беркемнән дә куркырга, оялырга кирәкми. Әллә нәрсә сөйләсеннәр!

Хуҗа Насретдин мәзәге искә төшә: Хуҗа Насретдин малае белән бара икән, малай ишәккә утырган, ә Хуҗа Насретдин җәяү бара. Кеше сөйли икән, кара син бу малайны, әтисе җәяү бара, үзе атланган, ди икән. Улым, кеше сөйли, әйдә син төш, мин утырам, дигән. Шуннан кеше сөйли икән: кара инде син бу кешене, үзе ишәккә утырган,ә малае җәяү бара. Улым, булмады, кеше сөйли, әйдә икәү барабыз җәяү, ди икән. Кеше сөйли икән: кара, ишәкләре була торып, җәяү баралар. Улым, булмады болай, кеше сөйли, әйдә икәү утырабыз, дигән әтисе. Шуннан кеше сөйли икән: кара инде бер кечкенә ишәккә икәү утырганнар, дип. Шуннан улы әйтә икән: әйдә, әти, ишәкне күтәрик тә китик, ди икән. Ишәк күтәреп барганда халык әйтә икән: болар бөтенләй ычкынганнар, урам буйлап ишәк күтәреп йөриләр.

Бу татар халкындагы бер авыру инде: кеше нәрсә әйтер дип курку. Кызым, авылда алай күренмә, алай киенмә, болай әйтмә, диләр. Бездә тышкы факторлардан курку бар, ул безнең борынгыдан килгән курку. Ул стереотиптан әкренләп чыгарга кирәк, чөнки динебез әйтә: кеше нәрсә әйтер дип түгел куркырга кирәкми, ә Аллаһ каршында ниятең чиста булуы кирәк. Әгәр син эшләгән, ихлас йөрәгеңнән теләгән әйбердә «показуха» юк икән, пиар юк икән, аны хәерле кеше аңлый.

Ә хәерлене аңламаган кеше нәрсә эшләсәң дә, хәтта эшләмәсәң дә аңламый. Шуңа күрә аларга йөз тотарга кирәкми.

Айгөлнең аккаунты – аның сәхифәсе, ә башка берәүнеке түгел. Ул анда нәрсә тели, шуны эшләргә хаклы. Шулай куярга күңеле тели икән, куйсын!

Мин һәрвакыт әйтәм: ниятең ихлас булса, эшең хәерле булыр.

– Бүгенге мәҗлес – Айгөлнең ир хакын хаклавы, дип әйтеп буламы?

– Америка язучысы Стивен Ковиның «Семь навыков высокоэффективных людей» китабыннан бер мисал китерәсем килә. Шундый бите бар аның: бер сәгатькә бөтен кешедән ябылыгыз, телефонны сүндерегез, дүрт кәгазь алыгыз, ди. Үзегезне үлгән дип күз алдына китерегез һәм сезне күмәр алдыннан дүрт кеше: хатының, балаң, синең хезмәткәрең һәм дин әһеле сүз әйтә дип күз алдына китерегез, ди. Сезне күмәр алдыннан нәрсә әйтүләрен телисез, шуны языгыз һәм шуның буенча яшәгез, ди.

Бу мәҗлестә мин Линарның балалары, хатынының сөйләгәнен ишеттем, өчесенә аның белән бергә эшләгән ир–атлар килгән иде, дин әһеле буларак мин дә бар идем. Бөтенесе җылы сүзләр әйтәләр. Беләсезме, мондый искә алу мәҗлесләре бик сирәк була хәзер. Бу чыннан да ихлас мәҗлес булды. Мин күп йөрим мондый мәҗлесләргә. Монысы аерылып тора.

Җаның теләгәнне ихлас күңелдән эшләргә кирәк. Ул балаларының әтисе һәм ир. Айгөл нәрсә эшләсә дә, аның хакы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100