news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның уйланулары: «Тиздән кешеләрнең бөтенләй кирәге булмаячак»

news_top
Айгөл Бариеваның уйланулары: «Тиздән кешеләрнең бөтенләй кирәге булмаячак»
Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева кеше хезмәтен интернет алмаштыруына борчулы уйлары белән бүлешә.

«Самолетта очабыз, вакыт күп булгач, уйланам. Нинди тормышта яшибез…

Кеше хезмәтен оптимальләштерү заманы. Барысы да онлайн. Билетларны онлайн алдык. Самолетка теркәлү – онлайн. Кунакханәгә теркәлү һәм урнашу да – онлайн. Бу этапта кешеләр бөтенләй юк.

Әйе, бер яктан караганда, бу – уңайлы, икенче яктан – бераз күңелсез дә.

Мин, кунакханәгә урнашканда, ресепшенда елмаеп каршы алуларын, аңлатуларын, күрсәтүләрен һәм урнаштыруларын теләр идем. Ә аның урынына телефонга килгән инструкция, номерга керү коды һәм бетте.

Тиздән кешеләрнең бөтенләй кирәге булмаячак. Күңелсез.

Әлегә пилот һәм стюардессаның җанлы кешеләр булуы, ә роботлар булмавы куандыра», – дип яза ул.

Җырчыга хәерле сәфәр теләп, комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар