news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның каенанасы вафат

news_top
Айгөл Бариеваның каенанасы вафат

Җырчы Айгөл Бариеваның каенанасы вафат булган. «Бүген иртәнге 4тә әни китеп барды... Аңа 9 июньдә 87 яшь тулган булыр иде. Соңгы 2 елны бик каты авырды шул, урын өстендә ятты… Урының оҗмахта, рухың шат булсын.

Барысы өчен рәхмәт, аеруча да Линарым өчен», – дип язган җырчы социаль челтәрдә.

Айгөл Бариева каенанасының урын өстендә яткан хәлдә шигырьләр сөйләвен күрсәткән иде. Аңа улы Линарның вафаты турында әйтмәгәннәр.

«Әнисе Линар турында белми, аңа моны белү кирәк тә түгел. Ул деменция белән авырый. Әнисе өчен Линар бик озакка ерак сәфәргә китте», – дип аңлаткан иде Айгөл ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар