Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның ире: «Бу дөньядан минут саен кем дә булса китә. Без дә чиратка бастык»

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның ире: «Бу дөньядан минут саен кем дә булса китә. Без дә чиратка бастык»
Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Айгөл Бариева ире Линарның арабыздан вакытсыз китеп баруын бик авыр кичерә. Ул соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә бик күп яза. Дуслары белән аралашкач, уйлары белән уртаклашкач җиңелрәк булуы турында әйтә.

Айгөл Бариева иренең ВКонтакте сәхифәсенә беркетелеп куелган иң беренче язмага игътибар иткән.

«Бу дөньядан минут саен кем дә булса китә. Үзебез белмәсәк тә, без ул чиратка бастык инде.

Алдыбызда ничә кеше булуын без беркайчан да белмәячәкбез. Бу чиратның ахырына барып баса алмыйбыз. Әлеге чираттан кача да алмыйбыз.

Шуңа күрә бу чиратта торганда без тормышның матур мизгелләрен күбрәк күрергә, вакытның кадерен белергә, башкаларны хөрмәт итәргә, яратырга, гафу итәргә, үзгәрешләр кертергә, якыннарыбызның аларны ничек яратуыбызны белүләренә инанырга тиешбез», - дип язып, аны шәхси сәхифәсенә беркетеп куйган булган Линар Юсипов. 

 

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Линар бик зиһенле кеше иде. Аның һәр сүзе тормыштан чыгып әйтелә һәм искиткеч зур мәгънәгә ия иде. Аңа барсы өчен дә зур рәхмәт, һәрвакыт арабызда булыр»,- дип комментарий язган Алсу Хәбибуллина. «Линар гел шушында язылганнарны үтәп яшәгән икән», - дигән Нурзадә.«Айгөл, бу дөньяда ир-ат хатыныннан риза булып китә икән, икегезгә дә җәннәт юллары ачык булыр. Сездән мең риза булган бит ул. Бәхетле җаннар сез», – дип тә язганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100