Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның гаиләсендә шатлыклы яңалык

news_top_970_100
Айгөл Бариеваның гаиләсендә шатлыклы яңалык
Фото "Татар-информ" архивыннан

Айгөл Бариеваның кызы Айлинә Казан авиация институтын кызыл дипломга тәмамлаган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Тантана буе еладым. Беренчедән, шатлыктан. Икенчедән, яныбызда Линар булмаганга, әмма мин беләм, ул барысын да күктән күзәтә. Өченчедән, горурланам һәм барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. 

Кызым, тагын бер кат котлыйм сине! Бик тырыштың! Хатын-кыз башы белән шундый катлаулы институтны кызыл дипломга ничек бетерергә була? Бу – һаман да минем өчен сер. Булдыра яшьләребез! Аллаһка шөкер! Инде хәзер сау-сәламәт булып, игелеген күреп, тормышта үз юлыңны, яраткан эшеңне табып, бик бәхетле булуыңны телим», – дип язган бәхетле әни.

Җырчының виртуаль дуслары да Айлинәне яшь белгеч булуы белән котлап комментарийлар калдырган. «Шундый кызыгыз булуыннан ак көнләшү белән көнләшәм», «Сезнең белән бергә куанам», «Нинди горурлык», – дип язучылар да бар.

 

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100