news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариеваның Европага сәяхәте маҗара белән тәмамланган

news_top
Айгөл Бариеваның Европага сәяхәте маҗара белән тәмамланган
Фото: социаль челтәрләр

Айгөл Бариеваның Европа илләре буйлап сәяхәте бик маҗаралы тәмамланган. Казан аэропортында чикләүләр булу сәбәпле, артистка башта Мәскәүгә очарга, Казанга исә автобус белән кайтырга туры килгән.

«Бу треш булды. Сәяхәтләрдән болай итеп кайтканым юк иде әле.

Истанбулдан Казанга очканда, безне Мәскәүгә бордылар. Казан кабул итмәде. Мәскәүдә 2 сәгать самолетта утырдык. Казанга юллар ачылыр, дип өметләндек, ләкин файдасыз. Безнең барыбызны да самолеттан чыгардылар, багажны өләштеләр. Контроль үттек, төшке аш ашау өчен һәр кешегә 1500 сумлык талоннар бирделәр. Ашаганнан соң, безне автобуслар белән Казанга алып кайтып киттеләр. Яңа юл буйлап 9 сәгать кайтканнан соң, ниһаять, без өйдә.

Бу – чын мәгънәсендә онытылмаслык сәяхәт булды», – дип язды җырчы үзенең Телеграм-каналында.

Айгөл Бариеваның Европа буйлап сәяхәт итүе турында хәбәр иткән идек. Ул чит илләрдә дә татар мәдәниятен активлаштыру юнәлешендә эш алып барды – бары тик татар милли бизәкләре булган киемнәр генә киеп, Европа илләре урамнарында татарча җырлар башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар