Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева мәрхүмә әнисенең бердәнбер һәм соңгы видеоязмасын күрсәтте

news_top_970_100
Айгөл Бариева мәрхүмә әнисенең бердәнбер һәм соңгы видеоязмасын күрсәтте
Айгөл Бариеваның социаль челтәрләре

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдә мәрхүмә әнисенең бердәнбер һәм соңгы видеоязмасы белән уртаклаша. Айгөл Бариеваның әнисе Гөлфия ханымның вафатына бүген 25 ел тулган. Ул нибары 47 яшендә якты дөньяны ташлап киткән. 

«Бу – әниемнең бердәнбер, соңгы видеоязмасы. Аны безгә ерактагы, күптәнге дустыбыз – Швециядә яшәүче Төркәр абый җибәрде. Бүтән әни белән видеоязмалар юк. Элек бит яздырырга телефоннар да булмаган. Кызганыч. Әниемне бик карар идем хәзер. Урыны оҗмахта булсын. Бик җитмисең безгә», – дип яза җырчы. 

Сәхифәсен күзәтеп баручылар Айгөл Бариеваны бик тә әнисенә охшаган дип тапканнар.

«И Айгөл, бик тә әниегезгә охшагансыз икән бит! Нинди матур ул, күңелләрем тулды. Бик жәл, бик иртә киткән шул. Синең бик тә авыр, ямансу елларың. Аллаһ сабырлык бирсен, сәламәтлегеңне сакла. Син балаларыңа кирәк»;

«Шул хәтле нәзәкатьле әниең… Искиткеч...», «Ничек шат ул синең җырлаганга. Бигрәк матур җырлыйсың», «Урыны оҗмахта булсын. Өстендәге халатын да үзе текте, дип исемдә калган», «Айгөл, әти-әниегез бик иртә китсә дә, сез матур гаиләдә бәхетле бала булып үскәнсез. Шуңа да сез күп җырчылардан аерылып торасыз. Сезнең бәллүр тавышыгыз, моңыгыз бар. Интеллигент гаиләдән булганыгыз күренеп тора», – дип яза дуслары.

 

 

Фото: © 

 

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100