Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариевадан Хаҗга баручыларга киңәшләр

news_top_970_100
Айгөл Бариевадан Хаҗга баручыларга киңәшләр
Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Хаҗга нәрсәләр алып барырга икәнен язган.

«Дарулар. Анда бөтен кеше дә авырый. Алдан ук әзерләнеп барырга кирәк. Хәтта антибиотиклар да кирәк булачак. Мин мондый даруларга каршы булсам да, аларсыз булмый. Борынга сала торган дару, ютәлдән дару, С витамины, иммунитет өчен витаминнар алып барырга кирәк.

Ирләргә ихрам өчен кием. Хатын-кызларга – теләсә нинди озын, ябык күлмәк ярый. Мин махсус ябык абайалар сатып алдым. Аларның нәрсәсе уңайлы? Алар баш киеме белән бергә була. Бик уңайлы: кидең дә башны капладың һәм киттең. Тәнне сулата торган тукымалардан, мәсәлән, штапель, киҗе-мамыктан алырга кирәк. Аларның размеры «оверсайз», бик уңайлы. Кием санын ничә көнгә баруга карап билгеләргә кирәк. Мин 2 атнага 4 күлмәк алдым. Анда бик тиз тирләтә һәм киемне дә еш алмаштырырга туры килә. Урамда бик эссе, ә мәчетләрдә гел кондиционер эшләп тора. Шуңа күрә тирләгән килеш, юешләнеп йөрергә киңәш итмим.

Һичшиксез берәр җылы жилет, шәл яки җылы палантин алырга кирәк. Чөнки урамда 30 градус эссе, күп йөрергә туры килә. Ә мәчетләрдә гел кондиционер яки вентиляторлар эшләп тора. Мәчеттә озаклап, берәр, икешәр сәгать утырырга кирәк – җылы киемнәр менә шул вакытта кирәк була инде. Шулай ук, аякка табаны шумый торган носки да кирәк.

Уңайлы капчык яки рюкзак кирәк. Намазлык, носки, аяк киеме өчен пакетларны (мәчеткә кергәндә аяк киемен һәрвакыт салып керергә туры килә) салып, аркага асып йөртергә туры киләчәк. Шулай ук документлар, паспорт, акча, телефон һәм башка иң кирәкле вак-төякләрне салып, җилкә аша элеп, гел үзең белән йөртә торган кечкенә сумка да кирәк.

Бик уңайлы аяк киеме кирәк. Мин «шлепка» киеп йөрдем. Аяк киемен дә еш салырга туры килә, шуңа күрә тиз генә рюкзакка салып куяр өчен җиңел аяк киеме кирәк. Иң мөһиме – йөргәндә уңайлы булсын. Яңа аяк киеме алмау яхшырак булыр, чөнки аякны кырырга мөмкин. Аяк өчен һичшиксез лейкопластырь алырга кирәк. Шулай ук еш тәһарәт аласы була (монда тәһарәт бүлмәләре адым саен), шуңа күрә монда «шлепкалар» бик уңайлы.

Шулай ук, кояштан саклый торган крем. Кояш бик кыздыра, бит тиресе пешәргә мөмкин.

Зәм-зәм суын салкын килеш эчмәгез. Анда зәм-зәм суы салынган баклар бөтен җирдә тора. Әмма «NOT COLD» дип язылганнары була, менә шулардан эчәргә кирәк. Андагы су салкын булмый.

Әгәр «ДУМ РТ Хадж» белән барасыз икән (алар белән барырга бик киңәш итәм, бигрәк тә беренче мәртәбә баручыларга), алар аэропортта бик уңайлы рюкзаклар һәм Хаҗ өчен кирәкле бөтен догалар язылган китапчыклар бирә.

Догалар буенча. Хаҗ өчен кайбер махсус догалар бар. Мин кайберләрен алдан ук өйрәндем, алар барысы да «Ютуб»та бар, шунда язып эзләсәгез, әллә никадәр ролик чыга. Алдан ук өйрәнеп барсагыз, үзегезгә җиңелрәк булачак.

Ашау безнең юлламага кергән иде. Искиткеч швед өстәлләре, иртәнге һәм кичке ашлар булды. Акча бары тик бүләкләргә һәм транспортка гына (әгәр өстәмә Гомрә кылырга телисез икән, Хәрәм зонасыннан таксида чыгарга кирәк була) кирәк булды.

Кайчы алып барырга кирәк! Алар иң ахырдан чәч кисәргә кирәк була.

Бөтен догаларны, теләкләрне, әрвахлар исемлеген алдан ук кәгазьгә язып куярга кирәк. Анда ашыгып һәм югалып калып, бөтен нәрсә онытылырга мөмкин.

Иң мөһимнәренә җавап бирдем бугай. Сораулар булса, языгыз. Аллаһ Тәгалә барыбызга да бу сәфәрне насыйп итсен, догаларыбызны кабул кылсын. Барыгызга да җиңеллек һәм изге хәерле юллар», – дип язган Айгөл Бариева.

«Аллаһның рәхмәте булсын сезгә, Айгөл ханым. Елый-елый карадым сезнең сторисларны. Мин сезгә язган идем, әтием үлде, әниемне үзем белән төрле шәһәрләргә алып барам, дип. Менә бу хыялыбыз да тормышка ашсын, Аллаһ боерса. Сезнең кебек эчтәлекле, матур итеп беркем аңлата алмастыр. Аллаһ ярдәменнән ташламасын сезне», – дип комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100