news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариевадан үзе турында җыр премьерасы: «Сөям икән – курыкмыйча сөям»

news_top
Айгөл Бариевадан үзе турында җыр премьерасы: «Сөям икән – курыкмыйча сөям»
"Татар-информ" архивы

Айгөл Бариева «Минем сөю» дигән җырын тәкъдим итте. «Бу жыр 100 процент минем турында! Тиздән барлык музыкаль мәйданчыкларда чыга.  Авторларга аерым рәхмәтем», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яңа җырның сүзләрен Рузилә Гатауллина, көен Фирзәр Мортазин язган.

«Пыскып яту минем өчен түгел,

Минем өчен дөрләп яну кирәк.

Яшим икән – яшим яшьни-яшьни,

Миндә тибә иң-иң кайнар йөрәк.

Минем сөю – бары минеке ул,

Сөям икән – курыкмыйча сөям.

Берсеннән дә берни өмет итмим,

Рәхәтләнеп үзем янам-көям.

Минем сөю – тоташ сихри бер моң,

Шатлык та бар анда, сагыш та.

Берсенең дә язмышын җимерми,

Минем сөю һәрчак ак төстә.

Мәхәббәттә минем канатларым,

Мәхәббәттә минем моңнарым.

Мәхәббәттән алам яшәү көчен,

Мәхәббәттә минем илһамым».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар