news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариевадан телне йотарлык лечо рецепты

news_top
Айгөл Бариевадан телне йотарлык лечо рецепты
Фото: Айгөл Бариева каналыннан

Җырчы Айгөл Бариева искиткеч тәмле лечо – «Анкл Бенс» ясау ысулын тәкъдим итә.

Салат өчен:

  • 1 стакан көнбагыш мае;
  • 1 стакан шикәр комы;
  • 1 стакан (200гр) томат пастасы кирәк була.

Әлеге ингридиентларны болгатырга һәм сүрән утка утыртырга, шикәре эреп беткәнче болгаткалап торырга кирәк. Шуннан соң вак итеп туралган ташкабак (2 кило), ярты стакан су, 2 аш кашыгы уксус һәм 2 аш кашыгы тоз өстәргә. Сүрән генә утта 10 минут пешерергә.

Вак итеп туралган суган (1 кг) өстәргә һәм 10 минут пешерергә. Аннан соң 1 кг озынча итеп туралган татлы борыч салып, тагын 10 минут пешерергә. Вак итеп туралган помидор (1 кг) өстәгәч, 20 минут дәвамында сүрән утта тотарга кирәк.

Салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Кечкенә банкаларга – 1 чәй кашыгы, ә зурларга - 1 аш кашыгы уксус салып ябабыз. Эшнең ахырында банкаларны әйләндерергә һәм, төреп, 1 тәүлеккә җылы урынга куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар