Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева юбилеен зурлап билгеләп үтте: «Исән вакытта барысын да җыясым килде»

news_top_970_100
Айгөл Бариева юбилеен зурлап билгеләп үтте: «Исән вакытта барысын да җыясым килде»
Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева 50 яшьлек юбилеен туганнары һәм иҗатташ дуслары белән зурлап билгеләп үтте. Мәҗлесне Мөнир Рахмаев алып барган. Артистның дуслары социаль челтрәдәге сәхифәләрендә мәҗлестән фотолар белән бүлеште. Айгөл үзе дә матур гомер бәйрәменең истәлекле мизгелләре белән Телеграм-каналында уртаклашты.

«Әлһәмдүллиләһ, исәнме, 50м!

Бу сан белән мин килешмим, әмма документта расланган. Юбилей – мактау өчен җай чыгу түгел, ә юбилярның синең тормышында нинди урын алып торуы турында уйлану.

Бу ярты гасыр дәвамында сезнең тормышыгызда кечкенә генә, әмма якты хатирәләр калдыра алганмын икән, мин – бәхетле! Минем тормышымда булганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Булыгыз гына», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчыга виртуаль дуслары да матур теләкләр юллаган.

Җырчы юбилеен үткәрергәме, үткәрмәскәме дип бик озак уйланган. Һәм үткәрергә булган. «Соңгы вакытта гаиләбездә югалтулар күп булды, без аларны искә алганда гына очраша башладык. Минем якыннарымны, туганнарымны, дусларымны һәм хезмәттәшләремне җыясым килде… Исән булганда! Барысы өчен дә бәйрәм оештырасым килде. Барысына да яхшы кәеф бүләк итәргә теләдем. Минем тормышымда үз рольләрен үтәүчеләрне җыясым килде. Минем дә аларның күңелендә урыным бардыр дип өметләнәм. Безгә гомер бер генә бирелә, исән булганда очрашырга кирәк, ә искә алу мәҗлесләрендә генә түгел», – дип күңелендәге белән уртаклашкан җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100