Айгөл Бариева Гомрә хаҗына барып кайтканнан соң яулык бәйләде. Җырчы үзенең гардеробын тулысынча алыштырды, аның хәзер барлык чараларда да яңа, бик матур образларын күзәтәбез. Җырчы исә киенү рәвешенә карап кына тормышының үзгәрмәве, үзенең элеккечә үк яшәве, ләкин үзен хәзер күпкә бәхетлерәк хис итүе хакында яза.
«Дуслар, бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин элеккечә үк чыгышлар ясыйм, җырлыйм, үземнең экобизнесымны алып барам. Шулай ук дусларым белән аралашам, концерт-театрларга йөрим. Ләкин хәзер болар барысы да – икенче планда.
Беренче урында – һәрвакыт Аллаһым. Барысы да аңа яраклаша, әлхәмдүлилләһ.
Ә иң мөһиме – мин хәзер үземне һәрвакыт ниндидер яклау астында кебек хис итәм. Хәтта аңлата да алмыйм. Күңелемә тынычлык иңде.
Мин яулык япкач, кырын караучылар, төрле смслар язучылар, мине кызганучылар, «син – юләр» дип бәреп әйтүчеләр дә булды.
Мин бәхетсез кешегә охшаганмы? Киресенчә, хәзер барысы да үз урынына кайтты.
Үз-үзегезгә хыянәт итмәгез, калганнар ияләшер.
Тормыш искиткеч матур! Һәр көнгә куанып, алга барабыз һәм Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәт укыйбыз», – дип яза ул.
Дуслары да, Айгөл Бариеваның яңа тормыш рәвешен хуплап, бик күп уңай фикерләр калдырганнар.
«Айгөл, Гомрә хаҗына бару сине Аллаһка якынайтты. Син – молодец»;
«Сезгә яулык бик килешә. Менә хәзер сез кемнең кем икәнлеген яхшы аңлаячаксыз. Янәшәгездә иң-иңнәр генә калачак. Аллаһы Тәгалә сине икейөзле кешеләрдән саклый»;
«Айгөл, син ислам белән заманча тормышның бергә атлавын дәлилләдең. Ислам дөрес яшәргә, тормыш мәгънәсен аңларга, чын-чынлап бәхетле булырга ярдәм итә. Син булдырдың! Алга таба тагын да яхшырак булачак. Синең күзләреңдә күпме шатлык, оптимистлык, позитив. Синнән яктылык, нур, игелек бөркелә. Барыбыз өчен дә үрнәк син, сокланабыз», – дип яза алар.