news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Яшермим, елап уздырган көннәрем еш була...»

news_top

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә мәрхүм тормыш иптәше Линар Юсипов белән бәйле дулкынландыргыч вакыйга турында сөйләде. Бик борчулы көннәрендә Линар тормыш иптәшен тынычландырырга ашыккан. Ул үзенең теләкләрен, хатынына юату сүзләрен күршесенең төшенә кереп әйтеп калдырган.

«Мин үземнең борчылганымны күрсәтергә яратмыйм. Үземне күбрәк позитивка көйләргә һәм барысы да яхшы булачагына ышандырырга тырышып яшим. Ләкин яшермим, минем дә елап уздырган көннәрем еш була. Бу хакта якыннарым гына белә. Узган атнада шундый берничә көн булды. Ләкин сүзем ул хакта түгел.

Нәкъ шушы көннәрнең берсендә миңа элеккеге күршебез Гадел шалтырата һәм үзенең гаҗәеп төшен сөйли башлый. Сүзгә-сүз язам:

«Айгөл, Линарны төшемдә күрдем. Бик матур, костюм кигән, галстук таккан. Үзеннән яктылык сибелеп тора, елмая. Аның белән ниндидер концерттан соң коридорда очраштык. Хәлләрен сорадым.

«Барысы да бик яхшы, менә бер минуттан алтынга күмеләчәкмен», - ди. Хәлләренең бик яхшы булуын аңлата инде. Тик Айгөлне бик сагынам. Ләкин син аңа әйт - борчылмасын, минем барысы да бик яхшы. Минем өчен тыныч булсын», – ди Линар.

Гадел менә шундый төш күргән. Бу сүзләрне ишетеп, елап беттем. Ул бит аның төшенә нәкъ менә мин үземне начар хис иткән вакытта килгән. Күктәгеләр, чыннан да, барысын да күреп торалармы икән?» - дип язды әлеге гаҗәеп вакыйга турында җырчы.

Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар