news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева үзе белән булган гаҗәеп хәл турында: «Яхшыга юрадым»

news_top
Айгөл Бариева үзе белән булган гаҗәеп хәл турында: «Яхшыга юрадым»
Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева белән Истанбулда гаҗәеп хәл булган. Бу хакта җырчы үзенең сәхифәсендә сөйли.

«Бу хәл Истанбулда Әюп мәчетендә булды. Намаз укыганда, барлык кешеләр аша үтеп, минем алдыма песи менеп утырды. Намазның калган өлешен мин инде песи белән бергәләп укып бетердем. Бу бик күркәм, матур күренеш иде. Мин моны яхшыга юрадым. Миңа яхшыга дип әйттеләр, амин, шулай булсын», – ди җырчы.

Фото: © Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Әюп мәчетенә кайчандыр Мөхәммәд пәйгамбәребезне кунак иткән Әюп исемле кеше җирләнгән.

«Пәйгамбәребез Мәдинә шәһәренә килгәч, аны күпләр үзләрендә кунак итәргә теләгән. Әмма ул: «Дөям ял итәргә кайда туктый, шул кешегә керәчәкмен», – дигән. Аның дөясе Әюп йорты янында туктаган. Мөхәммәд пәйгамбәребез анда 7 ай яшәгән, Әюпкә бик күп гыйлем биргән.

Бирегә дөньяның төрле почмакларында яшәүче мөселманнар җыела. Монда теләгән барлык теләкләр дә, догалар да кабул була. Теләкләре кабул булган кешеләр, мәчеткә килеп, башкаларга күчтәнәчләр өләшәләр. Мин әлеге изге урында инде икенче тапкыр», – дип уртаклашкан Айгөл Бариева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар