Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева мәрхүм иренә багышлап җыр яздырган: «Безнең турыда! Һәр сүзе, һәр җөмләсе!»

news_top_970_100
Айгөл Бариева мәрхүм иренә багышлап җыр яздырган: «Безнең турыда! Һәр сүзе, һәр җөмләсе!»
социаль челтәрләр

Айгөл Бариева мәрхүм ире Линарның туган көненә бүләк итеп, Зөһрә Сәхәбиева репертуарыннан бик матур «Гомер ике килсә» дигән җырны яздырган.

«Бүген сиңа 55 яшь тулган булыр иде.
Ничек үтәр иде бу көн?
Һичшиксез, сиңа балалар белән сюрприз ясар идек. 50 яшеңдәге кебек, син яраткан берәр сәяхәткә алып барып, шунда бәйрәм итәр идек...

Линарым! Ә хәзер мин сиңа бары тик җырларымны бүләк итә алам...

Бүген дә синең туган көнеңә өлгертергә тырыштым. Бу җырны мин интернетта кинәт таптым. Яраткан хөрмәтле Зөһрә апа Сәхәбиева башкара иде аны.Тыңлый башлауга ук күз яшемә чумдым. Бу бит безнең турыда! Һәр сүзе, һәр җөмләсе...

5 тапкыр күз яшьләремә буыла-буыла тыңлаганнан соң, тизрәк авторларын эзли башладым. Көе мәрхүм Рөстәм абый Хәйруллинныкы булып чыкты. Мин тизрәк Гөлдания апага шалтыраттым. Әйе, чынлап та шулай. 1998-1999 елларда Рөстәм абый бу җырны махсус Зөһрә апага бүләк иткән булган икән. Сүзләрен Марс Хафизов язган.

Иң беренче чиратта Гөлдания ападан рөхсәт сорадым. Аннан Зөһрә апаның телефонын алып, Зөһрә апага шалтыратырга кыюлык җыйдым.
«Алло, кем бу?». «Зөһрә апа, бу мин – Айгөл Бариева...»
Сәгать ярым елаша-елаша сөйләштек ул көнне Зөһрә апа белән. Ул миңа үз язмышын, Хәйдәр абыйны да нәкъ шулай, мин Линарымны югалткан шикелле кинәт югалтканын, бу җырның ничек яздыруларын бәйнә-бәйнә сөйләде..
Миңа бик күп файдалы киңәшләрен бирде. Гомумән, бу сөйләшү миңа шундый кирәк булган икән..
Һәм ахырдан: «Җырла, Айгөл! Әлбәттә, сиңа ризалыгымны бирәм», – дип, хәер-фатыйхасын бирде.

Шулай итеп, Линарым, синең өчен бу бүләгем дога булып барсын! Марс Хафизов сүзләре, Рөстәм Хәйруллин көе. Беренче башкаручысы Зөһрә Сәхәбиева. «Гомер ике килсә».

«Гомер ике килсә, эзләр идем сине,
Кабат шул юлларны үтәргә.
Мина бәхет бирдең, саф күңелеңнән сөйдең,
Алыштырмыйм сине бүтәнгә», – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100