Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Сәхнәгә тартылмыйм, дип әйтеп булмый...»

Дингә килү сәбәпле тулысынча имиджын да, иҗатын да үзгәрткән Айгөл Бариеваның хәлләрен белештек.

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Сәхнәгә тартылмыйм, дип әйтеп булмый...»

Айгөл Нәбиуллинаның юбилей кичәсендә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева да катнашты – шунда очраштык. «Интертат» хәбәрчесенә ул иҗатындагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Ни белән мәшгульсез, Айгөл апа?

Мин хәзер өй белән иҗат арасында дисәм, дөресрәк булыр. Элегрәк күбрәк вакытны иҗатка бирсәм, хәзер күбрәк дингә тартылам. Гарәп телен өйрәнә башладым, онлайн-дәресләр алам. Шуңа бик сөенәм. Алда изге Рамазан ае көтә бит. Коръән уку – минем иң зур хыялларымның берсе иде.

Иҗатка килгәндә, күмәк концертларда бик теләп катнашам. Быел сольный проектларым көтелми, киләчәктә күз күрер. Күбрәк мөнәҗәтләр яздырам. Балаларның уңышларына сөенеп яшим. ӘлхәмдүлИлләһ, бар да әйбәт.

Дингә тирәнрәк керү иҗатыгызга ничек тәэсир итте?

Бу үзеннән-үзе булды. Сәхнәгә тартылмыйм, дип әйтеп булмый, сәхнә кешесе тамашачыдан аерыла алмый. Үзгәрешләр репертуарга кагыла. Тынычландым кебек, бу – бәлки, яшь белән, бәлки, яулык бәйләү белән бәйледер. Бөтенесе дә роль уйнагандыр дип уйлыйм.

Мин барыбер иҗатта, беркая да китмәдем. Бик күп проектларда катнашырга чакырдылар. «Миссис-Казан» булдым. Быел тагын шул бәйге булачак, мине жюри составына керттеләр, аңа әзерлек башланачак. Минем кебегрәк хатын-кызлар өчен оештырылган тагын бер проектка чакырдылар. Беренче тапкыр үткәрелә, «Хатын-кыздан – хатын-кызга» дип атала. Миссиясе – гади хатын-кызларны үстерү һәм күрсәтү. Сәхнәдән бик ерак, ләкин дәрәҗәле урыннарда эшли торган, я өйдә генә утырса да, матур гаилә төзегән, балалар үстергәннәрне күрсәтәсе, аларга ышанычны үстерәсе килә. Финалы апрельдә булачак. Аның турында мәгълүматны ишетерсез әле.

Айгөл Бариева турында башка материаллар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100