Җырчы Айгөл Бариева «Озон» интернет-кибетен карап утырганда шаккатмалы хәлгә тап булган. Кемдер җырчының гаиләсе (әти-әнисе һәм үзе) фотоларын кулланып ясалган төрле продукция – мышка өчен келәм, пазл, кружкалар, картиналар сатып ята икән. Айгөл Бариева, боларны күреп, шок халәтендә калган.
«Озон»га керәм… Ә анда менә нәрсә саталар!
Бүген тагын бер тапкыр кереп карадым. Баксаң, анда безнең фотолар белән тагын бик күп төрле товарлар табарга мөмкин икән! Менә сиңа мә! Белмим, моңа сөенергәме, көенергәме… Кемдер безне гаиләне чыннан да бик каты ярата ахры...
Берәрегезнең сатып аласы килмиме? Кем дә булса шуларны аламы икән? Минем шок!!! Безнең гаиләне мәңгеләштергәннәр, дип әйтергә була. Минем сүзем юк…» – дип язган ул.
Айгөл Бариева «подписчиклары» арасында юристлар эзли.
«Юрист эзлим! Сатучыны судка бирәчәкмен», – дигән ул.