news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева Ришат Төхвәтуллинның популярлык серен әйтте

news_top
Айгөл Бариева Ришат Төхвәтуллинның популярлык серен әйтте
Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Айгөл Бариева Ришат Төхвәтуллинның уңыш һәм популярлык серенең нәрсәдә булуын аңлаган. Сәхнәдәшенең Казан концертын карап кайтканнан соң, ул уй-фикерләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. 

«Һәр елны! Традицияне бозмыйча!

Ришат Төхвәтуллинның популярлык сере нидә, дип сорасагыз, минем җавап шул булыр: тәрбияле, зәвыклы, шул ук вакытта гади һәм халыкчан да. Бик тырыш. Һәрвакыт үсештә.

Рәхмәт, Ришат, шундый булганың өчен! Сиңа бары тик сәламәтлек, уңышлар, бәхет теләп калабыз!

Концерт искиткеч булды! Һәрбер җыр – хит! Минем инде кабат барасы килә», – дип үсендергән ул Ришатны. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар