Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева ире Линар вафатыннан соң беренче концертын кайда бирәчәк?

news_top_970_100
Айгөл Бариева ире Линар вафатыннан соң беренче концертын кайда бирәчәк?
Рамил Гали

Айгөл Бариева Түбән Каманың «Гаилә» паркында бушлай концерт куячак. «Бу – тормыш иптәшем Линарның  вафатыннан соң куячак беренче концертым», – дип яза Айгөл Бариева Телеграм каналында.

«Моны яңадан эшләргә өйрәнәм. Барысы да беренче тапкыр булачак. Өйдә репетиция ясыйм, гел елыйм. Аңлата да алмыйм, ләкин һәр җыр вакытында тамагыма төер тыгыла, күз яшьләрем үзеннән-үзе ага. Башым белән моннан качып булмаганлыкны аңлыйм, бөтен яшемне елап бетергәч кенә тамашачы алдына чыга алачакмын.

Мин моны аның хакына эшләргә тиеш.

Балаларым хакына. 

Сез – яраткан тамашачым хакына. 

Барыгызны да 6 август көнне Түбән Камада көтеп калам. Сезнең өчен татар һәм рус телләрендә яраткан композицияләрегез яңгыраячак. Минем белән сәхнәдәшем, скрипкачы Иркә дә була», – дигән җырчы. 

«Унышлы булсын, хәерле сәгатьтә. Без сезне Казанда да бик көтәбез. Шундый очрашулар биредә дә булып торсын»;

«Айгөл, концерт куярга үзегездә көч туплый алуыгыз бик дөрес. Әле сезгә балалар, оныклар сөенечен күреп, яраткан тамашачыларыгызның көчле алкышларын ишетеп, иҗади уңышларга ирешеп яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Йөрәгегезгә көч һәр дәрман өстәсен», – дип, җылы теләкләрен юллаган Айгөл Бариевага виртуаль дуслары.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100