Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Мәхәббәт – минем өчен иң мөһим һәм иң беренче урында»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Мәхәббәт – минем өчен иң мөһим һәм иң беренче урында»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Айгөл Бариева гомер бәйрәмен билгеләп үткән. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә якыннарына, туганнарына, дусларына матур котлаулары өчен рәхмәт белдерә

«Исәнме, 49 яшем! Әйе, әйе, 5 минуттан – 50 яшь! Беркайчан да үз яшемне яшермәдем. Шушы яшемә җитүем белән бәхетлемен.

Мин – бер-берсен яраткан, иң яхшы әти-әниемнең мәхәббәттән туган бердәнбер бәхетле баласы.

Мин ярткан 2 баламның – улымның һәм кызымның бәхетле әнисе.

25 ел яраткан, иң яхшы иремнең бәхетле хатыны идем.

30 елдан артык яраткан эшемдә кайнап яшәгән кеше.

Гомумән, мәхәббәттә яшәгән кеше мин. Мәхәббәт – минем өчен иң мөһим һәм иң беренче урында», – дип язган җырчы, үткән гомергә нәтиҗә ясап.

Айгөл Бариевага виртуаль дуслары да бихисап котлаулар юллаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100