news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева мәрхүм иренең янәшәдә булуын сизгән: «Моңа ышанып та булмый»

news_top
Айгөл Бариева мәрхүм иренең янәшәдә булуын сизгән: «Моңа ышанып та булмый»
социаль челтәрләр

Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линарны югалтканына 2 елдан артык вакыт үтте. Аның сүзләренчә, тормышта аерылмас пар канат булган ире күкләрдән дә үзенең янәшәдә булуын төрле билгеләр аша сиздереп тора икән. Җырчының бу хакта берничә тапкыр сөйләгәне булды. Шушы көннәрдә, үзләре өчен истәлекле булган датада, Айгөл Бариеваны гаҗәпкә калдырган тагын бер күренеш булган.

Бу – могҗиза, дуслар. Сезнең белән бүлешмичә кала алмыйм. Гадәттә, мин бу вакытта йоклыйм инде. Ә бүген Линарга багышланган әлеге җырымны карап утырам. Чөнки 1 ноябрь – безнең көнебез. Без моннан 27 ел элек шушы көнне танышкан идек. Җырны карыйм, елыйм, элеккеләрне искә төшерәм.

Кинәт телефоныма «Минем Тәмлүшкәм» Телеграмда теркәлде» дигән хәбәр килә. Линарымның номеры минем телефонымда шулай сакланган.

23.52 сәгатьтә….Өстемә кайнар су койдылармыни! Әйтегез әле миңа, ничек шулай була ала? Күрәсең, озак кулланмаганга, Линарымның номерын берәр кешегә биргәннәрдер. Ләкин моның нәкъ менә шушы мин елап, үткәннәрне искә алып, роликны карап утырган мизгелдә булуын күрегез әле сез. Моңа ышанып та булмый. Әмма теге дөнья белән элемтә бар. Башкача аңлату мөмкин түгел», – дип яза ул үзенең Телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар