Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева мәрхүм иренең хыялын чынга ашырган

news_top_970_100
Айгөл Бариева мәрхүм иренең хыялын чынга ашырган
Фото җырчының Телеграм-каналыннан

Айгөл Бариева диңгездән матур фотолар белән бүлешкән. Ул балалары белән Абхазиягә ял итәргә киткән. Бу  –мәрхүм ире Линар Юсиповның теләге булган.

«Без моны икәү эшләргә тиеш идек. Ул бик тә теләде. Соңгы тапкыр дүртәү бергә 2016 елда Испаниягә барган идек. Линар һәрвакыт «балаларга диңгезгә барырга, ял итәргә кирәк» дип әйтә килде.

Ләкин шушы 6 ел дәвамында башта балалар институтка укырга керде, аннары сессияләр һәм башкалар. Безнең белән бергә бара алмадылар.

Ул киткәннән соң, беренче һәм мөһим максатым – аның теләген үтәү, ягъни балаларны диңгезгә алып бару иде. Диңгез, кояш, таулар – бу сәяхәт безгә көч бирер дип ышанам.

Ә Линарым  – ул барыбер безнең белән, һәм бу һәр адымда сизелә (үз серләребез бар иде). Бу юлы телефонны кулга сирәк алам. Бу – үзенчәлекле сәяхәт һәм аны тынычлыкта үткәрәсем килә», – дип язган Айгөл Бариева Телеграм каналында.

Айгөлнең бу адымын ошатмаучы да табылган. «Ире үлмәс борын к… кыздырып йөри», – дип язган бер ачы теллесе, аңлашылганча, фейк-аккаунттан.

«Кешенең вакыты бар бит, «кәкәй итеп» чыгар өчен махсус аккаунт булдырган бит. Беренче тапкыр укыйм һәм елмаям. Дөресен әйтәм, бу сүзләрегез белән бернәрсәне дә боза алмадыгыз. Мин башкача яшим инде. Сезгә бәхет, шатлык, мәхәббәт телим. Башка бәхетсезләргә дә чын күңелдән шул теләктә», – дип җавап язган җырчы.

«Бераз күңелеңә ял алып, яшәргә көч алып кайтсаң инде», «Күңелле яллар»,  – дип теләгән язылучыларның күбесе.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100