news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева мәрхүм иренең туган көненә соңгы бүләген әзерләгән

news_top
Айгөл Бариева мәрхүм иренең туган көненә соңгы бүләген әзерләгән
Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан

Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар Юсиповның мәрхүм булганына инде 5 ай вакыт узып киткән. Җырчы иренең туган көненә багышлап оештырган концертында аңа үзенең соңгы бүләген – яңа җырына клип тәкъдим итәчәк. Җырчы клипның өзеген Телеграм каналына куйган.

«5 ай синсез… 5 ай синсез уянам, синсез ятам... 5 ай синсез сулыйм.... 

Тормыш дәвам иткән кебек… Шулай ук йөрим, елмаям, аралашам, сөйләшәм, эшлим, алга атлыйм, яшим кебек... 

Ләкин минем өчен бар да үзгә… Башка планетада яшим мин хәзер. Җир белән күк арасындагы бер планетада... 

Ә бу – минем сиңа соңгы бүләгем.14 декабрьдә, синең туган көнеңдә, концертта син аны тулаем күрә алачаксың... 

Чөнки син дә безнең белән булачаксың, мин беләм», – дип яза ул. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 декабрь 2022
    Исемсез
    Йорагенне нык бетерма, Айгол!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар