Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Линар ел ярымда 5 тапкыр төшкә керде, аларның барысын да хәтерлим»

«Әле дә һәр очраган кеше кайгымны уртаклаша. Тик мин хәзер икенче халәткә күчтем. Хәзер үземне бәхетле кеше дип саныйм».

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Линар ел ярымда 5 тапкыр төшкә керде, аларның барысын да хәтерлим»
татар информ

Җырчы Айгөл Бариева бүген нинди уйлар, нинди эшләр белән яши? Нинди бизнес белән шөгыльләнә? Ире Линарны югалтуны ничек кичергән? Боларның барысы һәм тагын күп темаларга ул «Интертат» сайты проекты өчен «Кунактан кунакка» тапшыруына сөйләде. «Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинова белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.

Әлеге чыгарылыш үзенчәлекле. Без моңарчы җырчыларга, блогерларга кунакка үзебез бара идек, бүген исә сез безгә кунакка килдегез. Айгөл ханым, бу көннәрдә нәрсә белән шөгыльләнәсез, ниләр белән мәшгульсез?

– Көндәлек эшләр белән шөгыльләнәм: өй, бизнес. Минем бит әле үз бизнесым бар.

Нинди бизнес, әйдәгез, шул турыда сөйләшеп китик әле.

– Челтәрле бизнес, аның турында бөтен кеше белә. Мин инде аның белән 5 ел шөгыльләнәм. Үз бизнесым булуга бик шатмын. Чөнки бүгенге көндә, дөресен әйтергә кирәк, мине сәхнә ашатмый, мине бизнес ашата. Мине һәм гаиләмне.

Сәхнәгә килгәндә, мин, әлбәттә, иҗатта, иҗатымны дәвам итәм. Чыгышлар ясыйм, алар күп түгел. Әйтер идем, алар күбрәк рухымны күтәрер өчен. Матди яктан алар миңа шундый күп керем китерә дип әйтмәс идем, ләкин ул – минем иң зур бәхетем. Сәхнә – ул минем тормышым. Шуңа күрә нәрсә белән шөгыльләнсәм дә, иң беренче чиратта, минем өчен – сәхнә. Ул миңа акча китерсә дә, китермәсә дә, сәхнәдән китәргә җыенмыйм. Аллаһ боерса, исән булганда, бик күп еллар сәхнәдә халкыма хезмәт итәргә җыенам.

Ни өчен сәхнә акча китерми? Яки аз китерә? Сәбәпләре?

– Чөнки шоу-бизнес диләр, ике сүздән тора ул: шоу һәм бизнес. Бар безнең шундый артистлар, аларның бердәнбер кереме – ул шоу-бизнес, иҗат. Димәк, бердәнбер кереме шул булгач, алар шунда тулаем кереп китә. Гастрольләрдән кайтып кермиләр, керемнең күпмедер өлешен тагын шунда кертәләр. Бу бит бик күп акчалар таләп итә. Бүгенге көндә акчаң булмаса, сине бер җирдә дә күрсәтмиләр, яңгыратмыйлар. Без шундый заманда яшибез хәзер. Шуңа күрә аларга эшләмичә булмый. Чөнки бик күп акча кертәләр дә, аннары шуны кайтару өчен, өстәмә эшләр өчен, аларның зур коллективлары бар, аларга түләргә кирәк – ягъни, аларның чынлап торып төп эшләре ул. Мин сәнгать белән, әйтеп үтүемчә, күңел өчен дип кенә дә әйтә алмыйм, әлбәттә, ул миңа керем китерә, ләкин ул гына җитми. Әгәр мин үземә максат куям икән, тулаем шул бизнеска кереп китәм, дип, әйтик, хәзер радиода, телевидениедә ротацияләр сатып алам, үземнең бригадамны булдырып, гастрольләр оештырып – әлбәттә, мин моны булдыра алам. Ләкин минем сайлавым шундый.

Димәк, сезнең теләк юк?

– Юк.

Минем шундый сорау бирәсем килгән иде - нишләп кайбер артистлар айлар буе гастрольләрдән кайтып кертмиләр?

– Ул бит – бик зур хезмәт. Бик зур хезмәт. Ачыктан-ачык әйтсәк, мин инде андый яшьтә дә түгел. Мин үземнең йөрисемне йөреп бетердем инде. Гастрольләрдә дә бик йөрисем килми, юллар да арыта. Минем башка керемем бар, Аллага шөкер, һәм мин шуңа бик канәгать.

Әгәр ул керемегез булмаса, сез сәхнәгә бирелер идегезме?

– Юк, алай йөри алмас идем. Кабатлап әйтәм: гастрольдән кайтып кермичә йөри алмас идем. Ул минем халәтемә туры килми. Мин, гомумән, ирек ярата торган кеше. Шуңа мин бер җирдә дә «наймда» да эшләмим, заманында яшь вакытта эшләп карадым, ләкин киттем, озак эшли алмадым.

Кайда эшләдегез, сер булмаса?

– Сер түгел, аны бөтен кеше белә. Мин аны бөтен интервьюларда да әйттем инде. Институтны бетергәч, мәктәптә укытучы булып эшләдем. Кияүгә чыккач, башка шәһәрдә урнашып, мәдәният йортында эшләдем. Өч коллектив алып бардым. Монда кайткач инде, Казан шәһәр филармониясенә урнаштым, Казан дәүләт филармониясендә дә эшләп алдым. Мин эшләп карадым. Ләкин ахыр чиктә аңладым: мин кемдер кул астында, көн саен эшкә барып йөреп булдыра алмыйм. Мин һәрвакыт ирекле кош булдым. Ул яктан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Иремнән дә бик уңдым, ул миңа бернинди киртәләр куймый иде. Нәрсә телисең, шуны эшлә. Сәхнә белән, иҗат белән шөгыльләнергә телисең икән, рәхим ит, монда эшләргә телисең икән – рәхим ит! Ул, киресенчә, миңа һәрвакыт, «бар, монда катнаш, монда бар» дип әйтә иде. Заманында «Нечкәбил» бәйгесендә – иң беренче конкурс иде ул – телевизордан «бегущая строка»ны ул күреп, ул әйтте, «син монда катнашырга тиешсең» дип. Ул яктан мин бик бәхетле, бик бәхетле идем. Бүгенге көндә дә миңа бер кеше дә киртә куя алмый, Айгөл, син өйдә утырасың, шуны гына эшлисең, дип. Юк, мин үземә үзем хуҗа. Мин гомер буе яраткан эшем белән шөгыльләндем. Яратмаган эш белән мин шөгыльләнә алмыйм. Әгәр ошамаса, мин шундук китәм. Бу тормышта, хәзерге заманда бигрәк тә, әйтәләр бит, эш юк, эш табарга авыр, дип – эш бар. Эш бик күп. Үзеңне теләсә кайда табарга була хәзер. Әлбәттә, аңа теләк кирәк, ялкауланмаска кирәк. Максат куеп эшләргә. Әгәр минем бизнесым булмаса, мин анда кереп китмәсәм, барыбер икенче нәрсә дә булса табар идем. Югалмас идем. Бәлки, үземнең кафемны ачар идем. Бәлки, балалар мәктәбе ачар идем, вокал буенча – андый уйларым да бар иде. Әмма андый традицион бизнеска керсәң, ул бик күп керем таләп итә. Үз бизнесыңны булдырасың килсә, башта бик күп акчаны кертергә кирәк. Ул сәхнәгә генә кагылмый, башка өлкәләрдә дә шулай. Кибет ачасыңмы, мәктәп ачасың килсә – ул чыгымнар таләп итә. Башта кертергә тиешсең, аннары соң гына сиңа кире кайта. Әле кайтамы-юкмы – бик зур сорау. Чөнки пандемия вакытында күпме кешенең эшсез калганын күрдек. Шул ук бизнесменнар күпме керем кертеп, кибетләре ябылды, сатулар тукталды. Минем бизнеска килгәндә исә, мин бернәрсә дә югалтмыйм. Мин үземә шушы юлны сайладым.

Пандемия вакытында сезнең эш бардымы?

– Барды. Безнең бизнес шуның белән әйбәт – бернәрсәгә дә, бернинди урынга да бәйле түгел, кайда яшәсәң дә, нәрсә белән шөгыльләнсәң дә, бизнесың дәвам итә.

Сез телефон аша эшлисез?

– Телефон аша эшлим. Заманында шул бизнеска керүемә бик бәхетлемен. Ләкин минем тирә-юнемдәге бөтен кеше, хәтта гаиләм каршы иде моңа. Бөтенесе.

Ничек кереп киттегез анда? Сәбәбе булгандыр бит? Мохтаҗлык идеме?

– Юк, мин төрле проектларга кызыксынып керәм. Бу проектка мин продукт аша кердем. Мине продукт белән таныштырдылар, миңа ошады, инде хәзер, бәлки, аның турында сөйләү аңа реклама булыр. Ләкин минем күптәнге хыялым иде – өйдән бөтен химияне чыгарып бетерергә. Бу продукт миңа булышты. Мин бары тик продукт белән танышыр, кулланучы буларак үземә алыр өчен кердем. Бизнес белән шөгыльләнергә, дигән уйлар юк иде әле. Шуннан пандемия вакытында, 1 ел үткәч, бөтенебез өйләрдә утырганда менә шул уй керде. Чөнки безнең бөтен концертлар бетте. Бары тик ирем эшләде, чөнки ул бюджет оешмасында иде. Өйдә утырганда, онлайн марафон караганда, бик күп мөмкинлекләр күрдем. Ә нишләп аның белән файдаланмаска, дип уйладым. Аны бик җитди өйрәнә башладым. Ул – шундый ук һөнәр. Бар традицион эшмәкәр, бар челтәрле эшмәкәр. Күп кеше аны аңламый. Бу шундый ук һөнәр һәм аңа өйрәнергә кирәк. Ничек парикмахер, маникюр ясау һөнәренә өйрәнәбез, монда да нәкъ шулай өйрәнергә кирәк. Әле һаман да өйрәнәм әле, һаман да көн дә үсештә, ләкин бер дә үкенмим, мин аннан бары тик плюслар алдым. Матди яктан гына түгел. Сәламәтлек ягыннан, тормышны яхшыртыр өчен. Минем әйләнә-тирәм үзгәрде. Хәзер безне караган кешеләргә әйтәсем килә: әгәр сезнең тормышта берәр нәрсә үзгәрә икән, үзгәрештән курыкмаска кирәк. Чөнки бу үзгәрешләрне Аллаһы Тәгалә, бәлки, сезне үстерер өчен җибәрәдер. Кайвакыт кеше эшсез кала да бик кайгыра башлый: «Нишләрмен? Күпме эшләдем, хәзер эшсез калдым! Нәрсә булыр?» Билгесезлек ул һәрвакыт куркыта. Ләкин шул ук билгесезлек безне ныграк эшләргә өнди. Үз өстеңдә эшләргә, эзләнергә, табарга, диванда тик кенә ятмаска – һәм син кабат үсештә. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә тормыш дәвамында сынаулар бирә. Үсәр өчен. Чөнки кеше гел бал-майда гына яшәсә, үсеш бетә. «Зажрался» диләр бит – ул шуңа ияләшә һәм бетте. Ул үсүдән туктый. Ул берни укымый, аны бөтен нәрсә канәгатьләндерә. Ә сынаулар безне тормышка башкача карарга өйрәтә. Чынлап та, Аллаһы Тәгаләдән ул сынаулар юкка гына бирелми.

Айгөл, тормыштагы үзгәрешләр турында да сөйләшеп китик. Сезнең дә үзгәрешләр булды, кызганыч, ирегез Линар бакыйлыкка күчте. Ул нинди кеше иде? Ни өчен аны сайладыгыз?

– Чөнки ул иң яхшы ир булды. Шуның өчен мин аны сайлаганмындыр. Бу тарихны бөтенесе беләдер инде. Без өч көндә таныштык һәм өч көндә кавыштык. Әйтәләр бит, ниндидер эчке сиземләү бардыр инде, аны күрүгә үк, мин аның минем кеше икәнлеген аңладым. Хәзер бик күп бит коучлар, психологлар. Өйрәтәләр, аңлаталар. Бервакыт мин дә шундый бер әйбер тыңладым. Әйттеләр: әгәр дә сиңа танышкан кешең белән авыр икән, әйтик, гел талашасыз, нәрсәдер бүлешәсез – йөрешкән вакытта әле, ул – синең кешең түгел. «Синең кешең» белән бар да җиңел булырга тиеш, беренче көннән үк. Һәм Линар белән танышуга ук барысы да җиңел булды. Без таныштык та беренче минуттан ук сөйләшә башладык. Бернинди ятсыну-оялу булмады, бер-беребезне инде йөз ел белгән кебек. Шуңадыр инде, ул икенче көнне миңа кияүгә чыгарга тәкъдим итте, өченче көндә үк мин аңа ризалаштым. Ул «өстә» язылган булгандыр инде. Без идеаль булып, бер дә талашмыйча, әйткәләшмичә яшәдек, дип әйтмим мин. Юк! Һәрбер гаиләдәге кебек, дөньяда андый хәлләр була. Ул – табигый, һәм ул булырга тиеш. Әгәр алар юк икән, кешеләр бер-берсенә битараф, дигән сүз. Битараф кеше генә, «ә миңа барыбер ул нишләсә дә, кайта-ята, мине «устраивает» дип карый. Бу «битарафлык» дип атала.

Без бөтен тормышыбызны үзебез төзедек. Безнең бай әти-әниләр юк, өстән-читтән килгән байлык булмады. Линар – хәрби. Мин аңа кияүгә чыгып, хәрби шәһәрдә (Красноярск крае, Енисейск шәһәре) яшәгәндә, 1997 еллар - иң авыр вакытлар иде. Ул чорда акчалар алышынды, рубль девальвациясе булды. Хезмәт хакларын аңа тушенка белән бирделәр. Ул акча түгел, коры паек алып кайта иде. Анда 1 банка тушенка, 1 кап май, макарон, ипи – һәм без 1 ел шулай яшәдек. Һәм ул безнең бәхетле еллар иде, чөнки без – яшьләр, анда башкача тормыш, хәрби шәһәрчек. Бөтенесе бер-берсен белә, бер-берсенә кунакка йөрешә. Мин 1 ай тулай торакта утырдым да чыгып киттем, бу бит шәһәр, монда мәдәният учреждениесе булырга тиеш, дип. Мәдәният йортын таптым, кердем, «мин – шундый белгеч», дип әйттем, дипломымны күтәреп килдем. Алар мине кул-аягым белән тартып кына алдылар, чөнки анда андый белгечләр бөтенләй юк иде. Алардан синтезатор алдырттым, 3 ансамбль оештырдым. Берсе – балаларныкы, берсе – урта буын, берсе – өлкәннәрнеке. Фонограмма, аранжировкаларны үзем ясадым. Аннан үзем сольный концерт бирдем татарлар өчен, руслар өчен. Без бик күңелле яшәдек анда. 1 ел гына яшәсәм дә, бик гөрләшеп яшәдек.

Аннан соң монда кайттык. Линарның әти-әнисе олы иде инде. Бер-бер артлы балалар туды. Шуңа күрә без барысын да, әкренләп-әкренләп, үзебез булдырдык. Беренче машинабыз «Москвич -412» иде. Монда кайткач, шунда йөрдек. Аннан «Жигули»га күчтек. Аннан соң «Kia Rio» алдык, аннары «Ford Galaxy» минивэны. Шулай әкренләп этаплап булдырдык, безгә бернәрсә дә күктән яумады. Теге фатирда яшәп, аннары ипотека белән монысын алдык. Барысын да үзебез таптык.

Линар белән иң зур максатыбыз – ул яктан Линар белән бик тә тәңгәл килдек – сәяхәт итү. Ул да, мин дә ул яктан «чирле». Безнең өчен сәяхәт беренче урында иде. Без, акча бар икән, машина, миңа тун урынына сәяхәткә китәргә мөмкин идек. Сәяхәткә бик күп акча китә иде. 200 мең, 300 мең, 400 мең... Нинди генә илләргә бармадык. Бүгенге күзлектән карап, мин бик бәхетле: өлгереп калдык!

Кайларга бардыгыз?

– Иң беренче сәяхәт Мисырдан башланган иде, ул вакытта балалар бик кечкенә иде әле. Аннары китте: 2-3 тапкыр Мексикада, Доминиканада булдык, Сингапурда, Европаның күп илләрен күрдек: Будапешт, Германия, Польша, Париж, Франциядәге Диснейлендка бардык балалар белән. Гомумән алганда, 22 ил. Акчаларыбыз нәкъ менә шунда киткәнгә бер дә үкенмим. Чөнки хәзер мин бары тик шул эмоцияләр белән, искә алып яшим. Бик күп фотосурәтләр, видеоязмалар калды. Кием, машина – нәрсә инде ул, алар барысы кала. Хәтта Линарның соңгы көннәрендә кибеткә бардык, яңа киемнәр, әйберләр алдык. Чөнки яңа сәяхәткә җыена идек, путевкалар алынган иде инде. Дуслар белән Светлогорск шәһәренә барырга җыена идек. Ул Калининград өлкәсендә, Россиядә. Линарның яраткан шәһәре иде. Пандемия аркасында ул вакытта чит илләр ябылган иде бит инде. Июльнең 9ы китәргә тиеш идек, 4 июльдә ул китеп барды. Яңа алынган әйберләр шул яңа килеш шкафта тора. Кемгә кирәк ул, нәрсәгә кирәк ул?! Шуңа күрә бүген, бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Бүген барып кайтырга мөмкинчелегең бар икән, бар, йөреп кайт. Акча ул килә тора, бетә тора. Анда бармасаң, башка җиргә китә ул акча. Аннан соң, максат булса, ул акча үзеннән-үзе каяндыр табыла. Максат куясың икән, бер тиенең булмаса да, Аллаһы Тәгалә каяндыр ничектер мөмкинчелекләр бирә. Килер бер көн, бәлки, син сәламәтлек аркасында бара алмассың уйлаган шәһәреңә, илгә, яки пандемия аркасында күпме юллар ябылды, беркая йөри алмадык. Ярый әле аңарчы Европага йөреп калдык. Ә чик бит ябылды, һәм юк!

Кемдер әйтергә мөмкин, кешенең үзеннән тора, кемгәдер – сәяхәт, кемгәдер башкасы, дип. Минем тирәмдә бар андый кешеләр, аларны сәяхәт кызыксындырмый. Миңа өйгә, яки авылга кайтсам, шул җитә, ди. Һәрбер кешенең үзенеке, бөтен кеше бертөрле була алмый. Ләкин без Линар белән ул яктан да тәңгәл килгәнбез, дип әйтәсем килә.

Без 25 ел яшәп калдык аның белән. Мин бүгенге күзлектән әйтә алам: Линар иң шәп ир генә түгел, әти буларак, ул буларак, ир буларак, гомумән, янымда башка ир затын күз алдыма да китерә алмыйм, чөнки Линар мине бәхетле итә алды. Бу 25 ел эчендә мин чын мәгънәсендә бәхетле хатын-кыз булып яшәдем. Иркә хатын булдым, дип әйтмәс идем. 25 ел дәвамында мин эшләдем. Бер көн дә иремнең «муенында» утырганым булмады. Ләкин мин яраткан эшем белән шөгыльләндем. Гомумән, мин өйдә утыра алмыйм. Иҗат кешесе шундый булырга тиештер дә инде ул. Иҗат кешесе өйдә утыра алмый. Ләкин аның шуны аңлап, миңа киртәләр куймыйча, гастрольләргә җибәреп, мине канатландырып, сабыр булганына – өйдә балалар белән кала иде, мин чыгып киткәч, өйдәге тормыш-хуҗалыкны да алып бара иде – ир буларак ул чын ир заты иде. Моның өчен аның әти-әнисенә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки аларның тәрбиясе. Икенчедән, аның хәрби булуы да зур роль уйнаган. Хәрби кешенең аның һәрвакыт бар да тәртиптә. Алар – чын ир-ат. Мин Линарның бөтен 25 ел буена бер тапкыр да күз яше чыгарганын күрмәдем. Бер тапкыр гына күз яшен чыгарды ул – минем әни үлгәч, җирләгәндә. Бетте! Ничек кенә авыр булмасын, ничек кенә борчылса да, ул барысын да үз эчендә тота иде. Шуңа күрә йөрәге түзмәгәндер дә инде. Эшендәге хәлләргә борчыла, кайта, сөйли иде, ләкин беркайчан да елап, үзен кызгандырып утырганы булмады. Миннән сорасалар «ир заты нинди булырга тиеш» дип, менә нәкъ шундый булырга тиеш. Ул ышанычлы иде. Сөйлиләр бит кайчак, ире читкә йөри, сулга йөри, дип. Белмим, миңа тормышымда нәрсә өчен шундый бүләк булгандыр. Әмма, кызганыч, 25 ел гына...

Инде ел ярым вакыт үткән, һәр очраткан кеше минем кайгымны уртаклаша. Һәм мин хәзер икенче халәткә күчтем. Хәзер мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Чөнки кемдер бер ел да шундый кеше белән яшәп карамаган. Шундый бәхеттә. Ә мин, 25 ел булса да, яшәп калырга өлгердем. Шуңа күрә мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Дөньяда күпме хатын-кыз яши, күрегез: ялгызлар да бар, аерылганнар да бар, бала назын татымаган кешеләр бар. Шуларга карап, мин бәхетсез дип әйтергә тел әйләнми. Һәр кешенең үз сынавы. Мин бу сынауларны үтәргә тиешмен, димәк. Линарга мин барысы өчен дә бары тик рәхмәтле. Андый ир, белмим, тагын бар микән дөньяда...

Төшләрегезгә еш керәме?

– Төшләргә еш керми. Менә шушы ел ярым эчендә бер 5 тапкыр кергәндер. Ул төшләрнең барысын да хәтерлим, барысы да күз алдымда. Шундый ачык итеп керде, хәтта әйткән сүзләренә кадәр хәтерлим. Беренче төшне өчесендәме, җидесендәме күрдем, анда ул бик шат булып керде. Ак киемнән. Аны күреп, чаптым янына, кочакладым. Кочаклыйм, җибәрәсем килми. «Китмә, китмә!» – дим. Ә ул үзе мине кочаклый, үзе мине этә дә этә: «Мне туда надо. У меня там один план есть», – ди.

Икенче тапкыр кергәндә, без балалар белән ниндидер яңа фатирда, мин кухняда кайнашам. Ишетәм, балалар алгы бүлмәдә: «Әти, әти!» – дип кычкыралар. Чыксам, Линар өр-яңа киемнәрдән – джинсы чалбардан, көрән төстәге бик матур свитердан. «Линар, син үлдең бит, син ничек монда?» – димен. Ә ул: «Миңа кайтырга рөхсәт иттеләр, миңа икенче тормыш бирделәр», – ди. Бу бит инде – шаккаткыч төшләр. Бу төшләрдән соң мин тулаем 100 процент ышанам икенче дөнья барлыгына. Һәм без барыбыз да монда вакытлыча гына. Әйтер идем, Линар бу дөньяда бик бәхетле кеше. Ни өчен, дисәгез, чөнки беренчедән, Аллаһы Тәгалә аңа шундый тиз үлем бирде. Әйе, иртә бирде булып тоела безгә.

Ул авырмадымы?

– Юк. Урын өстендә ятмады. Күпме кеше урын өстендә, китә алмыйча, кеше күзенә карап ята бит. Бу бит – үзенә күрә бер бәхет. Ул аны аңламыйча да калгандыр. Барысы да ярты сәгать эчендә булды. Ул бит каядыр юлда, икенче шәһәрдә түгел, үзенең өендә, үзенең урынында, хатыны – мин янында... Ул көнне без көнозын бергә булдык, кәеф боза торган берни булмады. Шулкадәр матур үткәрдек ул көнне. Аллаһы Тәгалә безгә, әйтерсең, ул соңгы көнне бүләк иткән. Без ял иттек, кибетләргә бардык, обедта кайттык. Җәй көне иде бит инде, Кабан күле буенда, култыклашып, җәяү йөрергә ярата идек. Аннан соң Бауманга төшеп, кафега кереп, анда ашап, өйгә кич белән кайтып, кино карап, кич сәгать 10да йокларга ятар алдыннан һәм – уйлап карагыз: нибары ярты сәгать эчендә... Ул көн бит хаҗга бара торган көннәр белән туры килде, һәм миңа Инстаграмда (Россия тыелган – иск.) йөзләгән кеше, бер белмәгән кешеләр яздылар: «Без хәзер хаҗда, Линарның әтисенең исемен языгыз әле, монда хәзер аның өчен дога кылабыз», – дип. Мин уйлый идем: «Линар, син нинди бәхетле, кемебез өчен әле шулай йөзләгән кеше Мәккәгә барып, хаҗда дога кылачак? Бу бит – үзенә күрә бер бәхет. Синең урының оҗмахта булачак», – дип. Бер белмәгән кешеләрнең ул төшләренә кергән. Миңа яздылар аннары соң. Шуңа күрә Линарның үлеме безгә барыбызга да тормышта вакытлыча, кунак булуыбызны гына, безнең дә теләсә кайсы мизгелдә гомер өзелергә мөмкин икәнлеген күрсәтте. Минем белән бу хәл булмас, дип бер кеше дә әйтә алмый. Сәламәтлегең «үгезнеке кебек» булса да, Линарныкы шикелле, хәзер моннан чыгам, тегеләй-болай, дип әйтә алмыйсың. Теләсә кайсы кешенең гомере өзелергә мөмкин. Һәм ул хәзерге бу заманда күрсәтте: хәтта яшькә дә карамый. Яп-яшь кешеләр китә. Шуңа күрә һәр көнгә сөенеп яшәргә кирәк. Әбиләр әйтә бит, тиз үлем бир, дип. Мин дә бүгенге көндә шундый теләк белән яшим. Көне-вакыты кайчан килеп җитә – без барыбыз да монда вакытлыча. Ә теге дөньяның барлыгына мин ышанам, Линарның китүе белән тагын да ныграк ышана башладым.

Сезне тыңлап утырам, Айгөл ханым. Сез бик көчле кеше. Без бик күп әңгәмәләр үткәрәбез, үлем темасына кергәндә, кеше елый башлый, нишләп китте, дип елап утыра. Ә сез яшәргә көч тапкансыз. Ничек таптыгыз ул көчне? Башка ханымнар да бит улларын, ирләрен озата, кемдер депрессиягә бирелә. Ничек еламаска, ничек көч табып яшәргә?

– Беренчедән, беркемгә дә бала хәсрәтләрен күрергә язмасын, иң зур хәсрәт – ул бала хәсрәте. Аллам сакласын! Мин – тормышта инде бик күп югалтулар кичергән кеше: яшьли әтиемне, аннан әниемне югалттым. Әтине югалтканнан соң, әнинең ничек ярсып яшәгәнен күргән бала, һәм ул югалтуны, бала буларак, ул вакытта ничек кичергәнемне әле дә хәтерлим. Әнинең өзгәләнүен күреп үскән бала мин. Әтинең китүе минем өчен, әлбәттә, бик зур кайгы иде, ләкин әнинең шулай өзгәләнеп ятуы тагын да яра иде. Шуңа күрә үземнең балаларыма мин бу әйберне теләмәдем. Чөнки мин балачакта нинди рольдә булсам, хәзер минем балалар шундый рольдә калды. Һәм мин үземә шундый сүз бирдем: минем балаларым әниләрен бәхетле итеп күрәчәк. Алар бәхетсез әнине күрергә тиеш түгел. Алар белергә тиеш: тормыш дәвам итә. Алар янында мин үземә еларга ирек бирмим. Аңлыйсызмы? Минем аңа хакым юк. Бәлки, беркем күрмәгәндә, алар күрмәгәндә генә... Чөнки балаларымның газаплануын күрәсем килми. Һәрбер әти-әни балаларының бәхетле булуын тели. Һәрбер әни аларның елмаюын күрергә тели. Минем әни дә 2 ел үзен кулда тотты, өченче елны гына бирешә башлады. Мин бик нык борчылдым ул вакытларда. Ул эшкә дә йөрмәде, мин аны хастаханәгә салдым. Ике эштә эшли идем ул вакытта, эштән кайткач, елый-елый, әнигә ашарына алып бара идем. Мин берничек тә булыша алмадым аңа ул вакытта. Мин үз балаларыма андый язмыш теләмим. Теләмим. Шуңа күрә үземне кызгандырмаска тиешмен. Әйе, мин: «Әй Айгөл, син нинди бәхетсез, берүзең калдың», – дип елап ята алам. Мин ул юлны сайлый алам. Ләкин ни өчен? Әйттем инде, мин – бәхетле хатын-кыз. Көн саен Линарның портреты янына килеп, мин аңа рәхмәт әйтәм. «Рәхмәт, Линар, минем тормышымда булганың өчен, – димен. – Һич югы шушы 25 ел тормышымда булганың өчен рәхмәт. Синең белән шуны-шуны эшләргә өлгердек бит», – дим. Тагын бер тапкыр әйтеп китәм, мин үземне бәхетсез хатын-кыз дип санамыйм. Шуңа күрә, нигә миңа еларга?

Әйдәгез, балалар турында да сөйләшик. Алар нинди, нәрсә белән шөгыльләнәләр? Белүемчә, Камил инде ГИТИСта укый.

– Әйе, Камил, минем әтинең юлын сайлап, ГИТИСта укый, быел инде соңгы елы, Аллага шөкер. Бик яратып укый, гомумән, ул – үзенең яраткан һөнәрен тапкан кеше, дип уйлыйм. Шуңа ышанасы килә, максаты үзгәрмәс, дип уйлыйм. Ул инде шуның белән яши. Армый-талмый. Беркайчан, арыдым, нәрсәгә бу миңа, дигәне юк. Укулары җиңелләрдән түгел. Экзаменнарын онлайн күрсәтәләр. Без әти-әниләр барысын да күрәбез. Мин инде Мәскәүгә премьераларына да барып кайттым. Элек уйлый идем, нишләп бөтенесе: «ГИТИС? О-о-о, ГИТИС!» – дип әйтә дип. Дөрестән дә, бик көчле мәктәп. Нык көчле. Алар чын профессиональ актерлар булып чыгачаклар. Аларны беренче курстан ук шулай әзерлиләр.

Горурлык хисе бармы?

– Горурлык турында әйтергә иртә әле, тормыш күрсәтер. Ләкин бүгенге көндә, Аллага шөкер, мин канәгать. Гомумән, минем өчен иң зур бәхет – аларның үзләренең канәгать булуы. Алар аны минем өчен эшләми бит, үзләре өчен. Аларга яшәргә шуның белән. Алар бәхетле, алар канәгать булса, минем күңелем тыныч була. Кызым инде укуын бетерде, үз һөнәре буенча 1 ел эшләде. Хәзер башка һөнәр белән, әле ул һаман да эзләнүдә. Барыбер шулай ук иҗатка тартыла. Модель буларак та эшли ул, башка эштә дә. Шуңа күрә мин канәгать. Балалар белән горурланам, чөнки алар тәртипле, акыллы, урамда каядыр йөрмиләр, эшләре бар. Кабат Линарга рәхмәтлемен. Чөнки Линар белән балаларга дөрес тәрбия бирә алганбыз, дип уйлыйм. Әти-әни өчен иң зур бәхет ул – шул. Чөнки барыбер 90 процент тәрбияне бала гаиләдән ала. Әйтәләр бит, нишләп ул шулай, болай, дип. Барыбер әти белән әнидән күп әйбер тора. Гаиләдән бик күп әйбер тора. Кечкенәдән үк бала сеңдереп, барысын да күреп үсә: гаиләдә ничек сөйләшәләр, ничек аралашалар, ничек, нинди кием кияләр. Шул формаларны алар сеңдереп бара. Хәтта зәвык ягыннан да барысы да гаиләдән тора. Бүген, Аллага шөкер, мин бик канәгать, аларның бары тик бәхетле булуларын телим. Инде оныклар күрергә насыйп булсын.

Оныкларга килгәндә, кызыгыз «кияүгә чыгам» дип кайтса, нинди киңәш бирер идегез?

– Иң беренче иреңне тыңла, ирең белән дус булырга тырыш. Нәкъ менә дуслык мөнәсәбәтендә. Иреңнең әнисе белән дуслашырга тырыш. Белмим, тагын нәрсә?! Яратып яшәгез!

Ә нинди килен теләр идегез?

– Килен? Әгәр минем улыма, нәкъ менә аңа рәхәт икән, мин канәгать булам. Чөнки ул минем өчен сайламый аны, аңа яшәргә. Ләкин шуны әйтәсем килә, улым булсынмы ул, кызым булсынмы – беренче көннән үк минем балалар аерым яшәячәк, Аллаһы бирсә.

Сезнең белән бергә түгел?

– Юк.

Ни сәбәпле?

– Мин шундый принцип белән яшим: балалар беренче көннән үк әти-әнидән аерым яшәргә тиеш. Теләсә нәрсә эшләгез, яшәргә урын булса да, булмаса да, алар аерым яшәсен өчен барысын да эшләргә кирәк. Чөнки бу – аерым гаилә, аларның үз законнары, үз уставлары. Без кысылырга тиеш түгел. Безгә кунакка килеп, без аларга кунакка барып, нинди дә булса ярдәм кирәк булган вакытта – анысы, һичшиксез! Әмма алар аерым яшәргә тиеш. Минем өчен ул – зур хәрефләр белән язылган принцип.

Ә сез үзегез киләчәккә нинди планнар корып яшисез?

– Әйтеп киттем инде, киләчәккә планнар кормыйм. Мин бүген һәм бүгенге көн белән яшим. Зур планнар кормыйм, үзегез күрәсез тормышның ничек үзгәргәнен. Көн дәвамында үзгәрергә мөмкин. Ә инде Линарның китүе бөтенләй күрсәтте планнар корып яшәү кирәкмәгәнлеген. Бүген бар – Аллага шөкер, бүген яшибез. Иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Әлбәттә, яхшыга өмет белән яшибез. Яхшылыкка, тынычлыкка. Бөтен илдә тынычлык булсын, иң мөһиме – балаларыбызның бәхетләрен күрергә насыйп булсын. Бала хәсрәтләрен күрергә язмасын. Киләсе ел минем өчен, Аллаһы бирсә, юбилей елы булачак. Беренче зур юбилеем. Аны әйтәләр инде, кешенең тормышында бер генә юбилей була икән, калганнарын исә кешеләр үзләре уйлап тапкан. Ярты гасырлык юбилей – ул иң төп юбилей. Киләсе ел шундый ел булгач, уйлана башладым инде. Барыбер нәрсә дә булса үткәрәсе була.

Концертмы?

– Нинди дә булса кичә, юбилей кичәсе. Андый уйланулар бар. Исән-сау булырга язсын. Ул көннәргә кадәр яшәргә язсын. Яшибез шулай, Аллага шөкер! Иң мөһиме: әгәр тормышыңа кайгы, сынау килә икән, үзеңне кызганмыйча гына, үзеңне тулаем эш белән күм. Кеше эш белән генә җиңә ала кайгыны да, башка әйберне дә. Эш, эш, эш... Сугыш вакытында дәү әниләр нинди авыр заманада яшәгән, ләкин аларны эш коткарган. Бары тик эш. Минем өйдә елап ятарга вакытым юк. Мин үземне бар яклап шул дәрәҗәдә эшкә күмдем, бөтен вакытым тулган. Кайвакыт календаремне ачам, тәк, киләсе атнам буш. Һай, Аллага шөкер, киләсе атнада мин өйдә ятам, димен. Һәм ул тула. Шундук. Шалтыраталар, сез, башкалар, тегендә, монда барырга. «Ну, Бариева, сиңа тагын ял юк!» – димен. Аннан тагын, Аллага шөкер, өйдә ятсаң, башка тагын төрле уйлар керә, тегесе-монысы...

Төрле уйлар керә, димәк?

– Берүзең калганда, әлбәттә, уйланасың бит инде. Сагынасың. Бигрәк тә кичләрен берүзең калганда. Мин һәрвакыт шундый шат, дип әйтмим. Мин шундый ук гади кеше. Бигрәк тә, иҗат кешесе. Шуңа күрә мин ялгыз калмаска тырышам, дусларым бик күп, танышларым. Театрларга йөрергә яратам, балалар белән төрле җирләргә йөрергә яратам. Сәяхәт итәм. 3 айга бер тапкыр берәр җиргә барып кайтам мин. Кайтам, 2 ай үтә, миңа тагын каядыр барырга кирәк. Шундый максат белән яшим, үземә шундый максат куям. Әгәр 3 ай үтеп, беркая да бармыйм икән, Мәскәүгә, Питерга булса да барып кайтырга кирәк. Урын алыштырырга кирәк. Мин шундый кеше. Сәяхәтләр дигәндә, мин бераз шашкын кеше. Бүгенге көндә, Аллаһы бирсә, мине тагын сәяхәт көтә. Өйдә моңаеп утырырга вакыт юк, Аллага шөкер.

Айгөл ханым, бик зур рәхмәт сезгә, вакыт табып, безнең белән әңгәмәгә килгәнегез өчен.

– Рәхмәт чакырганыгыз өчен. Яңадан-яңа очрашулар насыйп булсын. Киләсе елга минем юбилеема килегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100