news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева кызына багышлаган җырын чыгарды

news_top
Айгөл Бариева кызына багышлаган җырын чыгарды
Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Айгөл Бариева кызы Айлинәгә багышлап җыр яздырган.

«Кызым Айлинәнең туган көненә матур, кабатланмас сюрприз ясыйсым килде. Бу өр-яңа җырым бик күп еллар аша минем сәламем, сине бик яратуымны җиткереп торсын. Аллаһым, сиңа хәерле сау-сәламәт, озын, парлы, мәхәббәтле, бәрәкәтле, бәхетле тормыш бүләк итсен. Фәрештәләр саклап йөртсен.

Бу өр-яңа җыр – Рәзилә Зәйнуллина шигыренә, Нурзадә көенә махсус синең туган көнеңә өлгерткән җырыбыз. Барлык музыкаль мәйданчыкларда, барлык кызларга багышлана», – дип яза җырчы.

«Кызым, минем – алтын кояшым,

Бәхет булсын синең юлдашың.

Язмыш сине бер үк аясын,

Фәрештәләр сине сакласын...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар