Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Күңелсез яңалыкларым бар...»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Күңелсез яңалыкларым бар...»
социаль челтәрләр

Айгөл Бариева Инстаграмдагы (Россиядә тыелган социаль челтәр) сәхифәсен югалткан. Ул – әлеге социаль челтәрдә үз блогын иң актив алып баручы җырчыларның берсе.

«Кадерле дуслар, күңелсез яңалыкларым бар (бәлки, бу кемнедер сөендерер).

Минем социаль челтәрдәге сәхифәмне «взломали». Бик кызганыч, Линарым белән төшкән иң күп фото һәм видеолар шунда иде. Бик күп сәяхәтләребез, истәлекле мизгелләр. Менә шунысы аеруча жәл, аларны кат-кат карый идем.

Димәк, Аллаһы Тәгалә шулай яхшырак дип тапкан. Хәерлегә булсын.

Хәзер сезнең белән биредә – телеграмда гына булачакмын. Мине югалтканнар бирегә керсеннәр, әйтегез, зинһар өчен. Терәк булуыгыз өчен рәхмәт. Югалмыйк», – дигән җырчы.

Интернет кулланучылар, сәхифәне кире кайтарып булачак, дигән фикерләр яза. Алар моның өчен Айгөл Бариевага махсус белгечләргә мөрәҗәгать итеп карарга тәкъдим иткәннәр. Динә Латыйпованың да шулай сәхифәсен югалтып, кире кайтаруын искә алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100