Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Кичә мин яңадан тудым»

news_top_970_100
Айгөл Бариева: «Кичә мин яңадан тудым»
Солтан Исхаков

Айгөл Бариева ире Линар вафатыннан соң беренче тапкыр халык арасына чыкты. Ул Түбән Камада концерт куйды. Җырчы бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Кичә мин яңадан тудым. Әйе, әйе нәкъ шулай булды. Бала тапкандагы кебек: азаплану, авырту белән, күз яшьләре аша, ә аннары җиңеллек һәм шатлык. 

Кичә минем белән нәкъ шулай булды. Башта бик көчле курку, булдыра алырмынмы…

Аннары беренче чыгыш. Тамашачыларның әйтеп бетергесез җылы каршы алуы, минем өстә күк йөзе һәм өстә Аның күзләре… Аннары күз яшьләре… Беренче чыгышымда җырлый алмадым. Әмма мине үз җылылыклары, мәхәббәт һәм бертуктаусыз алкышлар белән хуплап торган тамашачыларга рәхмәт.

Икенче чыгышымда аның барлык яраткан җырларын башкардым. Ул ишеткәндер дип өметләнәм.

Аннары өченче һәм дүртенче чыгышларым җиңелрәк булды, эчемдә нидер ачылган кебек булды.

Кичә янәшәмдә булган һәр кешегә рәхмәт! Мин яшим һәм алга барам. Булыгыз гына!» – дип хис-кичерешләрен язган җырчы.

Айгөл Бариеваның иҗатташ һәм виртуаль дуслары бу адымын хуплаган.

«Афәрин! Син булдырасың!», «Мин горурланам синең белән! Икенче юлы тагын да җиңелрәк булачак. Син җырларга тиеш», «Айгөл, бул гына, җырла гына. Яратабыз сине», «Мин синең булдыра алачагыңа шикләнмәдем дә», «Синең җырларыңда сезнең мәхәббәт яши», «Сезне якыннан белмәсәм дә, бик якын итәм. Сокланам сезгә», – дип, җырчыны канатландырган дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100