Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева Кече хаҗ сәфәрендә авырып киткән

news_top_970_100
Айгөл Бариева Кече хаҗ сәфәрендә авырып киткән
социаль челтәрләр

Айгөл Бариева Кече хаҗ сәфәрендә вакытта авырып киткән. Бик эссе булуга карамастан, җырчы Мәккәдә салкын тидерү җиңел булуы турында яза һәм изге сәфәргә җыенучыларга саклану өчен киңәшләрен бирә.

«Дуслар, мин бүген кунакханәдә калдым. Авырып киттем. Кичәдән бирле ятам. Безнекеләр бүген Кызыл диңгезгә киттеләр. Кире кайтканда ихрамга кереп, гомрә кылачаклар. Мин бик борчылдым. Чөнки нәкъ менә бүген Линарым өчен гомрә кыларга теләгән идем. Әмма Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, миңа биредә калырга туры килде. Безнең үзебезнең планнар, Аллаһы Тәгаләнең – үз планнары. Моны кабул итәргә кирәк. Иртәгә аякка басып, Линар өчен гомрә кыла алырмын, дип өметләнәм.

Минем өчен борчылып тормагыз, дуслар. Апам – Татарстанның атказанган табибы. Барлык даруларым үзем белән. Иң мөһиме – каты авырып китмәскә, чөнки бирегә миллионлаган кешеләр килә. Араларында авыручылар да бик күп. Шуңа да биредә чирләп китүе бик җиңел. Өстәвенә урамда бик эссе, ә биналарда кондиционерлар эшли. Беренче тапкыр килүчеләргә үзләре белән җылы шәл алырга һәм аны һәрвакыт үзләре белән рюкзакта йөртергә киңәш итәр идем. Мәсәлән, син биредә намазны кайда укыячагыңны белмисең. Бөтен җирдә таш идәннәр. Бу шәл сезгә бик нык ярдәмгә киләчәк. Үзегез белән әбиләр бәйли торган җылы носкиларыгыз да булсын», – дип киңәш иткән җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Моселманча Киенеп, урысча сойлэп утыра
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100