news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева: «Кабат таҗымны алып кидем»

news_top
Айгөл Бариева: «Кабат таҗымны алып кидем»
Фото: Видеодан скриншот

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева шәһәр урамыннан матур вә зәвыклы күлмәк, башына таҗ киеп атлап барган видеосын социаль челтәргә куйган.

«Бүген кабат таҗымны алып кияргә туры килде. «Татарстан гүзәле-2025» конкурсында катнашучылар һәм элеккеге еллардагы җиңүчеләр белән очраштык. Сагынышканбыз.

Быел 18 гүзәл зат финалга чыкты. Нинди генә тарихлар һәм язмышлар турында тыңламадык. Шәхсән минем өчен – алар барысы да җиңүче. Әмма хәзердән үк жюрига сайларга кыен булачагын аңлыйм. Финал 18 июльдә уза. Мин дә – жюри әгъзасы.

Бу бәйгедә дә минем дәвамчым булуына да шатландым. Мөслимә, 5 бала анасы катнаша. Уңышлар сезгә», – дип яза җырчы.

Узган ел Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева «Татарстан гүзәле» бәйгесендә катнашып, «Казан гүзәле» номинациясендә җиңү яулаган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар