Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева ире белән мәхәббәт тарихларының соңгы бүлеген язган

news_top_970_100
Айгөл Бариева ире белән мәхәббәт тарихларының соңгы бүлеген язган
"Татар-информ" архивы

Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә «Линар-Айгөл» хештэгы белән үзләренең мәхәббәт тарихларын яза иде. Кызганыч, тик бу язманың соңгы, унсигезенче бүлеген дә укырга вакыт җитте…

«Унсигезенче, соңгы серия!

Һәр китап, һәр кино кайчан да булса төгәлләнә. Безнең сериал да, өч көн эчендә башланган кебек, тиз, көтелмәгәнчә һәм бик фаҗигале тәмамланды…

Үлем – һәрвакыт куркыныч, ул – күз яшьләре, әрнү, югалту, бушлык. Тормыш моңа кадәр һәм аннан соңга бүленә.

Бернәрсәгә дә карамастан үземнең иң бәхетле хатын-кыз булуым турында әйтәсем килә. Мин мәхәббәт, шатлык, сәяхәтләр, хис-кичерешләр, ирек, матурлык, елмаю, иң якты төсмерләр белән тулган бәхетле гомер кичердем.

Әйе, нибары 25 ел. Ләкин бәлки кем дә булса бер генә шундый ел турында хыялланадыр. Шуңа күрә мине кызганырга кирәкми.

Аллаһы Тәгалә безгә искиткеч акыллы, сәламәт, зирәк, игелекле, аңлый торган, тәртипле, кешелекле балалар бүләк итте.

Ә хәзер үлем турында.

Хәзрәткә: «Ни өчен шулай иртә?» – дигән сорауны биргән идем. Ни өчен яхшы кешеләр иртә китә, ә кайберәүләрне (эчкече, йортсыз кешеләрне) Аллаһы Тәгалә үзе янына алмый.

Җавап: «Аллаһы Тәгалә кешене үз янына алып, алдагы тагын да куркынычрак сынаулардан яклап кала. Бәлки ул алга таба да яшәсә, берәр яман чир белән авырып китәр, яки үзе дә белмичә берәр гөнаһ кылыр иде».

Аллаһы Тәгалә аны үз янына Линар инде бик күп изге эшләр кылгач, Изге айларда алды.

Линар турындагы төшләрне сөйләгәч, хәзрәт аны күкләрдә кабул иткәннәр диде.

Без аллаһы Тәгаләнең карарын үзгәртә алмыйбыз. Безгә аның белән килешергә һәм моны кабул итәргә генә кала. Иртәме, соңмы, без барыбер шунда барачакбыз.

Линарым, барлык планнарыбызны тормышка ашырырга, барлык эшләребезне ахырына җиткерергә сүз бирәм. Мин алга таба да син теләгәнчә яшәячәкмен .Бәхетле тормышыбыз өчен рәхмәт. Мин синең белән бәхетле идем, алга таба да минем белән горурланырсың. Йөрәкләребездә мәңге яшәрсең», – дип язган Айгөл Бариева сериалга нокта куеп. 

 

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100