
Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзен борчыган теманы кузгаткан. Ул парсыз яшьләр күп булуына борчыла.
«Бу посттан соң күпсанлы ирләр миңа каршы булырлар, мөгаен. Әмма башка дәшми кала алмыйм…
Берничә ай элек мине онлайн рәвештә бер ир-ат белән таныштырдылар. Шул вакыттан ул миңа ара-тирә язгалап торды һәм менә 3 айдан соң кофе эчәргә чакырды да шуннан юкка чыкты.
Мин үзем 3 көндә кияүгә чыккан кеше буларак, ир-атларның мондый тәртибе миңа сәер тоела. Әмма сүз аның турында да түгел. Соңгы вакытта матур, тәрбияле, үз-үзләрен тәэмин итә торган һәм лаеклы кызларның күп булуына игътибар итәм. Һәм шулкадәр үк кыю булмаган егетләр дә күп – үз өсләренә җаваплылык алырга, адым ясарга әзер булмаган ир-атлар. Хатын-кызны яулау дигән нәрсә юк. Артык селкенергә, артык адым ясарга куркалар.
Шушы көннәрдә бер тапшыру карадым, анда кызлар егетләргә үзләре тәкъдим ясый. 40, 30, 20 ел элек сез бу хәлне күз алдына китерә ала идегезме?
Мин гел үземнең Линарымны (мәрхүм ире) искә алам. Килде, күрде, яулады һәм башка беркемгә дә бирмәде!
Ау-у, сез кая? Андый ир-атлар калдымы әле ул?
Хәзер минем үзем өчен күңелем әрнеми. Әлһәмдүлилләһ, минем тормышымда әкият булды инде. Минем яшьләр һәм ялгыз кызлар өчен күңелем авырта. Хәзер алар бик-бик күп бит.
Әйе, минем дә улым бар. Һәм мин ул да постны укыйдыр, дип өметләнәм, һәм аңа да әйтәсем килә:
Кадерле ир-атлар! Әгәр сез үз хатын-кызыгызны очраткансыз икән – алга! Кыюрак, ниһаять, җаваплылык алырга, әгәр чынлап яратасыз икән, моны эш белән исбатларлык ир-ат булыгыз!
Кызлар, сез килешәсезме? Оялмагыз! Үз фикерләрегезне языгыз, сезнең киңәшләрегез, бәлки, егетләргә ярдәм итәр», – дип күңел борчуы белән уртаклашкан җырчы.